Танылган актриса вафат

СССРның халык артисткасы Инна Чурикова 80 нче яшендә үлде, дип хәбәр итте РИА Новости «Ленком» театры директоры Марк Варшаверга сылтама белән.

«Шундый зур югалту. Бер сәгать элек БИЛГЕЛЕ булды: күренекле актриса Инна Чурикова вафат булды», — диде ул.

Варшавер сүзләренчә, артистка белән хушлашу сишәмбе, 17 гыйнварда «Ленком» да узачак.

Чурикова кинода 1960 елда, Василий Ордынскийның «Тучи над Борском» фильмында Райканы уйнап, дебют ясады. Аның исәбендә популяр ленталарда бик күп рольләр бар — «Я шагаю по Москве», «Тридцать три», «Неуловимые мстители» һәм башка бик күпләр.

 


Танылган актриса вафат” язмасына фикерләр

  1. Очень жаль, прекрасная актриса, входят по одному легенды Советского кино.

Фикер өстәү