Ай сулышым, вай сулышым! Һава җитмәү нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин?

Һава җитми! Каядыр соңга калмас өчен йөгергәндә йә булмаса өске катка җәяү менгәндә, бу сүзләрне еш кабатларга туры килә. Әмма кайберәүләр бернинди физик авырлык килмәгән вакытта та да һава җитмәүдән интегә. Ул ни сәбәпле килеп чыга? Һава җитмәү нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин? Казандагы Тимер юлчылар хастаханәсенең терапия бүлеге башлыгы Ләйсән Шәйхуллина сорауларыбызга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт? Халык телендә тын кысылу дип йөртелгән һава җимәү күренеше медицинада диспноэ дип атала. Авыр физик эш башкарганда яки чамадан тыш хәрәкәтләнгәндә, тынчу бүлмәдә тын кысылу – гадәти күренеш. Әмма башка очракларда ул җитди авыру билгесе дә булырга мөмкин. Аерым алганда һава җитмәү түбәндәге чирләр турында кисәтә ала.

— Йогышлы авырулар. Билгеле булганча, йогышлы авырулар вакытында тән температурасы күтәрелә, организм вируслар белән агулана, нәтиҗәдә сулау кыенлаша.

— Үпкә авырулары (пневмония, бронхиаль астма, бронхит, яман шеш, коронавирус). Сулыш алу бронхлар һәм үпкә шешү, ялкынсыну аркасында да авыраерга мөмкин.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында кан әйләнеше акрыная, үпкәләр кыенрак эшли башлый. Һава җитмәү – ишемик йөрәк авыруының да төп билгесе.

Азканлылык (анемия). Канда тукымаларга кислород алып килүче эритроцитлар кимесә дә кеше һава җитмәүдән интегә. Анемия, гадәттә, күп кан югалту, организмга тимер, В12 витамины, фолий кислотасы җитмәү аркасында барлыкка килә.

Нерв системасы авырулары. Тын кысылу таркау склероз, миастения, неврастения, психик тайпылыш билгесе дә булырга мөмкин.

Эндокрин система авыруларының да төп билгеләренең берсе ул тын кысылу. Әйтик, шикәр чире вакытында, калкансыман биз гормоннары чамадан тыш күп бүленеп чыкканда, кеше һава җитмәүдән интегә. Бу алда телгә алган күренешләр вакытында йөрәк тибеше үзгәрүгә бәйле.

Йөклелекнең икенче, өченче триместрында тын кысылу да – гадәти күренеш. Карындагы бала зурайган саен, ул эчке органнарга баса башлый. Шуңа күрә хатын-кыз еш кына йөргәндә генә түгел, йоклаганда да һава җитмәүдән тилмерә. Андый чакта сулыш алу күнегүләре хәлне җиңеләйтә.

Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә? Һава җитмәү кисәк кенә борчый башласа, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Шуның белән бергә кешенең ирене, бармаклары зәңгәрләнсә, күкрәк читлеге авыртса, йөрәк тибеше ешайса, тән температурасы күтәрелсә дә кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәсе. Сулыш алганда сызгырган тавыш ишетелсә дә чаң сугарга җирлек бар. Һава җитмәгәндә тубык сөяге, табан турысы шешеп чыкса да тиз арада табибка күренергә кирәк.

Ничек дәвалана? Һава җитмәүнең ни сәбәпле булуына бәйле рәвештә, аны физик күнегүләр, ингаляция һәм дарулар, кислород терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар.

Үзлегеңнән хәлне ничек җиңеләйтергә? Һава җитмәгәндә иң элек буяу, машинадан чыккан газ кебек химик матдәләр иснәүдән сакланыгыз. Алар үпкәләрне ярсыта. Тәмәке тартудан баш тарту да хәлегезне җиңеләйтәчәк. Һава температурасы артык югары һәм артык түбән булганда, актив хәрәкәтләнергә кирәкми. Гәүдә авырлыгы да һәрчак контрольдә булсын. Һава җитмәгәндә, махсус сулыш алу күнегүләре дә ярдәм итә (рәсемдә).

Һава җитмәгәндә сулау күнегүләре

– Тирән итеп сулыш алганда, дүрткә кадәр санагыз. Сулышны тоткарлап, сигезгә кадәр санагыз. Аннары, шулай ук сигезгә кадәр санап, һаваны авыз аша кире чыгарыгыз. Әлеге күнегүне башкарганда иреннәр сызгыргандагы кебек халәттә булырга тиеш. Күнегүне берничә тапкыр кабатларга кирәк.

– Тирән итеп, борын белән сулыш алганда, дүрткә кадәр санагыз, бер үк вакытта кулларны алга чыгарып, өскә күтәрегез. Аннары авыз аша һаваны акрынлап кире чыгарыгыз. Һаваны кире чыгарганда, учларны аска каратып, кулларны ян-якка төшерергә кирәк.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү