Ана капиталы күләме күпме булачагы билгеле

Беренче балага ана капиталы күләме 1 февральдән 587 мең сумга диярлек җитсә, икенче балага бу сумма 775,6 мең сум тәшкил булачак. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Социаль түләүләрне 11,9 процентка индекслауга булган чыгымнар 2023 елның 1 февраленнән 152,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Индекслау халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40тан артык чарасына кагылачак, шул исәптән ай саен түләнә торган бала пособиесе, инвалидларга түләүләр, ветераннарга һәм чернобыльчеләргә, иминият түләүләренә дә.

Моңа кадәр Президент Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә быел хезмәт хакының минималь күләмен (МРОТ) инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итәргә йөкләмә биргән иде.


Фикер өстәү