“Махсус хәрби операция балалары” статусы пәйда булырга мөмкин

ЛДПР Дәүләт Думасына “махсус хәрби операция балалары” статусын билгеләү турында проект кертергә ниятли. Думаның Халыкара эшләр комитеты рәисе, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Парламентчы аңлатып үткәнчә, проект мондый балаларга ташламалар кертүгә ярдәм итәчәк.

“Якын араларда махсус хәрби операция балалары турында закон проектын (хәзер аны эшләү төгәлләнеп килә) кертүне планлаштырабыз. Ул хөкүмәткә һәм төбәкләрнең хакимият органнарына “махсус хәрби операция балалары” төшенчәсеннән чыгып эш итү: алар өчен ташламалар кертү, даими яки бер тапкыр түләнелә торган түләүләр кертү турында норматив актлар кабул итү мөмкинлеге бирәчәк”, – дигән Слуцкий.
Исегезгә төшерәбез: узган елның декабрендә Дәүләт Думасына мобилизацияләнүчеләрнең балаларына түләүле укудан түләүсезгә күчү хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты кертелде. Закон проектын кабул итү очрагында, аларга дәүләт социаль стипендиясе дә биреләчәк.

Депутатлар фикеренчә, законны кабул итү бик кирәк. Ник дигәндә, өлешчә мобилизация тәртибендә хәрби хезмәткә чакырылган ир-атлар арасында балалылары да байтак.


Фикер өстәү