Профильле сыйныфка керү өчен ничә балл кирәк икәнен әйттеләр

Россия Мәгърифәт министры 2024 ел ахырына кадәр ил мәктәпләрендә биш мең сыйныф ачылачагын хәбәр итте. Хәзерге вакытта инженер, медицина, математика һәм башка юнәлештәге сыйныфлары бар. Аларга керү кагыйдәләре нинди?

10 сыйныфка керү кагыйдәләрен мәктәп үзе билгели. Әмма һәркайда 9 нчы сыйныфтан соң тапшырылган имтихан (ОГЭ) нәтиҗәләре исәпкә алына. Укучыларны профильле сыйныфка сайлап алу өчен, һәр фәннән тәкъдим ителгән имтихан баллы бар. Әгәр профильле сыйныфка керергә теләүчеләр, урыннар санына караганда күбрәк булса, иң югары балл туплаган укучыларны сайлап алачаклар.

Рособрнадзор профильле сыйныфларга керү өчен тәкъдим иткән ОГЭ баллары:
Рус теле – 26
Математика – 18 (табигый фәнни, икътисад юнәлешләренә ), 19 – (физматка)
Физика – 31
Химия – 27
Биология – 33
География – 23
Җәмгыять белеме – 29
Тарих – 26
Рус әдәбияты – 32
Информатика – 14
Чит телләр – 55


Фикер өстәү