Алмаз Мирзаянов: «Фирдүс кебек үк булдырып булмас, әмма бер «Нива» аласы иде»

Хәрби операция һәркемне берләштерде. Кем ничек булдыра ала, шулай итеп егетләргә булыша. Сетка үрүчеләр дә, шәмнәр ясаучылар да, кирәк-ярак җыючылар да бик күп. Җырчы Фирдүс Тямаев та күп тапкыр егетләргә ярдәм җыеп илтеп тапшырды.

Фирдүснең төркемендә эшләүче Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев та алып баручы Алмаз Мирзаяновка үз якташларыбызны сөендерик әле дип үтенечен җиткергән. Алмаз исә, шундук ризалашкан. Алар ярдәмне бергәләп җыялар.
– Фирдүс кебек булдырып булмас инде. Ул үз концертларыннан да егетләргә өлеш чыгара. Без әле Зөлфирә белән бәби үстергәч, зурлап концертлар белән йөри алмыйбыз. Атнага берәр тапкыр бәйрәмнәрдә эшләп кенә кайтабыз. Киләчәктә бәлки, егетләргә үзебез дә зурлап булыша алырбыз. Әмма әлегә якташлар өчен акча җыярга булдык, – ди Алмаз. – Андагыларга зур рәхмәт. Без тыныч тормышта яшәсен дип тырыша бит алар. Кирәк-яракларның исемлеге дә бар. Әлегә акча җыеп НИВА машинасы алып бирергә дип уйлап тора идек. Акчалар инде килә башлады инде. Ярдәм итүчеләрнең үз игелекләре үзләренә кайтсын.

Мөслим егетләренә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Алмаз Айрат улы Мирзаянов исемендәге Саклык (Сбер) банкы 4276 6200 4388 1295 номерлы картага акча күчерә аласыз. Карта 89172390955 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү