Чистай районы укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган һәм миллион сум откан

Ел саен барлык илләрдән меңләгән укучы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында үзләренең белемнәрен, талантларын күрсәтә.

Чистайның 11 сыйныф укучысы Диана Шувалова бәхетле җиңүчеләр арасына эләкте. Ул белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Минем сыйныфташым да әлеге конкурста моннан бер ел элек катнашып, җиңүче булган иде. Мин бу конкурсны үзеңне ниндидер яңалыкта сынау дип уйладым. Шулай ук ул үзеңнең хыялларыңны тормышка ашыру һәм белемеңне арттыру өчен дә менә дигән мөм­кинлекләр ача. Мәсәлән, җиңү ярдәмендә мин «Россияне танып-бел» программасы буенча Уралга бушлай сәяхәт кылу мөмкинлеге алдым», – дип сөйләде ул.

Конкурс төрле этаплардан тора, аларның һәрберсендә хәл ителергә тиешле билгеле проб­лемалар һәм мәсьәләләр бар.


Фикер өстәү