Суши-торт ясау ЫСУЛЫ

Гөлназ Ганиева рецепты

Кирәк: 250 г пешкән дөге, 2 бит нори, 250 г  тозлы кызыл балык, 150 г эремчекле сыр, 1  кыяр (авокадо да өстәргә була), соя соусы һәм көнҗет.

Суши тортны 18х18ле квадрат яки 20 сантиметр диаметрлы формага катламлап тезәбез. Иң аска нори, аның өстенә пешкән дөгене тыгызлап җәябез. Бүлмә температурасында җылытылган эремчекле сырның яртысын  дөге өстенә сылыйбыз.  Аннары туралган кыярны тезеп, өстен нори белән каплыйбыз. Киләсе катламда – дөге, калган эремчекле сыр сылана. Ә иң өстенә балык тезеп, тыгызлау өчен өстенә учыбыз белән басабыз. Өстенә көнҗет сибәбез һәм суши-торт әзер! Аны  юеш үткен пычак белән кисәргә киңәш ителә. Соя соусы сибеп ашарга мөмкин.


Фикер өстәү