Юлда бер ирне коткарып танылган Алинә Махиянова: «Мин килгәндә, йөрәге туктаган иде»

Алинә Махияновага – 26 яшь кенә әле. Чаллыдагы ветераннар госпиталендә эшли башлаганына нибары ике ай. Күптән түгел аңа үзенең белем һәм тәҗрибәсен көтелмәгән урында кулланырга туры килгән. Яшь табиб Уфадан Чабаксарга баручы ирне үлемнән алып калган. Исеме бөтен республикага танылган туташны без дә эзләп таптык. 

Ул көнне Чаллы табиблары «ашыгыч ярдәм» машинасында бер авыруны Казанның 7 нче хастаханәсенә илткәннәр. Шуннан кайтып килгәндә, Мамадыш районы тирәсендә туктаган автобусны күреп алалар. Аның янәшәсендәге кешеләр аларны кул болгап ярдәмгә чакыра.

– Машина йөртүче Алексей Михеевка туктарга куштым да, чемоданымны тотып, киртәләр аша сикерә-сикерә, юлның икенче ягына йөгердем. М7 юлын беләсез, машина белән әйләнеп килсәң, бик күп вакыт уза. Ярдәм кирәк ир-атны җиргә сузып яткырганнар иде. Янындагы туганы аның хәле 15 минут элек начарланып китүен әйтте. Ул аңа беренче ярдәм күрсәтергә дә тырышкан. Ир-атка – 50 яшьләр тирәсе, пульсы юк, суламый да башлаган иде. Мин тизрәк ярдәм күрсәтә башладым. 5 минуттан йөрәге эшләп китте. Әмма аңына килмәде, – ди Алинә. – Машина йөртүчемә дә рәхмәт. Тиз арада җитәкчебез Васил Фәритович белән элемтәгә чыгып, юлдагы хәлне аңлаткан. Ул Мамадыш табиблары белән сөйләшеп, аларга әзерләнеп торырга кушкан. Без, авыруны машинабызга утыртып, Мамадышка чаптык.

Мамадыш хастаханәсендә дәваланган ир-ат аякка басып, өенә кайтып киткән инде. Алинәгә Мамадыш районы хастаханәсенең баш табибы шалтыратып, рәхмәтен җиткергән. Авырып киткән ир-атның туганы да элемтәгә чыккан. Ни гаҗәп, Алинә аларның исемнәрен дә сорамаган.

Алинә – Чиләбе кызы. 5 нче сыйныфта укыганда ук, табиб булачагын белгән инде.

– Бүтән уй башыма да килмәде. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан Дәүләт медицина университетына укырга кердем. Аннан соң максатчан юллама буенча Чаллыга җибәрделәр, – ди кыю йөрәкле Алинә. – Әнием дә табиб булып эшли. Әтием – эретеп ябыштыручы. Миңа биргән тәрбияләре өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Мин бернинди дә герой түгел. Үз бурычымны үтәдем – бары шул гына.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү