5 төрле тәмле соус ясау ЫСУЛЫ

Нинди ризыкка тотынсак та, хәзер соус куллану киң таралган. Ул ризыкка эстетик матурлык бирүдән тыш, тәмле дә. Түбәндәге 5 төрле соус һәр хуҗабикә күңеленә хуш килер. 

15 процентлы каймакка вакланган ике теш сарымсак, туралган укроп, тоз һәм борыч салып болгатырга. Мондый соус голубцы, кыздырган бәрәңге һәм яшелчә кәтлитләре өчен яхшы.

Зәйтүн мае + лимон согы + тоз + кипкән базилик + тимьян. Соус яшелчә салатлары, балык, тавык, төрле итләргә бара.

Сливки + сыр + мөшкәт чикләвеге + киптерелгән сарымсак. Сливкины табада җылытабыз да сыр һәм тәмләткечләрне салып, сыр эрегәнче утта тотабыз. Бу соус дөге һәм бәрәңгегә килешәчәк.

Помидор + суган + сарымсак + бер чеметем кызыл борыч + тоз. Помидорны, тышчасын чистартып, тәмләткеч, тоз, суган һәм борыч белән блендерда изәргә. Әлеге соус мичтә пешкән бәрәңге, пешкән яшелчәләр, сыер һәм тавык ите белән ашарга тәмле.

Эремчекле сыр + яшел тәмләткечләр + төелгән кара борыч + бераз гына тоз. Барысын бергә болгатырга да табынга балык, бәрәңге һәм пешкән яшелчәләр белән бирергә мөмкин.


Фикер өстәү