Телефон мошенниклары Чаллы мэрына шалтыраткан

Шәһәр башлыгы уяу булырга чакырган.

Узган атнада Чаллыда яшәүчеләр мошенникларга 9,4 миллион сум күчергән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев “Эшлекле дүшәмбе”дә шул хакта сөйләп үткән.

– 20 миллион сумнан артыграк акча мошенниклар кесәсенә керергә мөмкин булган. Аларга кемнәрңеңдер уяулыгы гына комачаулаган, – дигән Мәһдиев Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе башлыгы хисабындагы мәгълүматларга таянып. – Барыбыз да белемле, хокукларыбызны да беләбез кебек. Ә менә үзебезнекен саклау бурычын – белмибез. Ничек инде телефоннан шалтыратучы кешенең әмере белән документлар рәсмиләштерергә, үзебез генә белергә тиешле мәгълүматларны бер белмәгән кешегә әйтеп салырга мөмкин!? Мәгърифәтле гасырда яшибез, югыйсә. Алар, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре буларак таныштырып, званиеләрен әйтеп, безгә дә, кабул итү бүлмәсенә дә шалтыраталар, кемнәрнедер тоташтыруларын сорыйлар. Үземә дә шалтыраталар. Мин аларның кем икәнлеген шундук аңлап алам, – дигән ул.


Фикер өстәү