Татарстанда Яңа Чишмә - Шереметьевка - Кармалы автоюлы участоклары - 12,5-12,9 километр һәм 15,3-нче километрдан 18,5-нче километрга кадәр йөк автомобильләре өчен 6 марттан 10 майга кадәр ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство вәкилләре аңлатканча, вакытлыча уңайсызлыклар аскы катламда асфальт-бетон өслек салу буенча ремонт эшләре белән бәйле.
Йөк машиналарын йөртүчеләргә Азеев - Чирмешән - Шентал һәм Р239 Казан - Оренбург - Акбулак автоюлы буенча узарга тәкъдим ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез