Татарстанда җиңел машина белән автобус бәрелешкән

Бүген иртән Түбән Камадагы юл һәлакәтендә үлүче дә барлыгы хакында хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе үз телеграм-каналында.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 28 яшьлек «Лада» шоферы куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм Yutong автобусы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче үлгән. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү