10 елга исәпләнгән чит ил паспортларыняңадан бирә башлаганнар

Гариза тапшыручылар күп булу сәбәпле, документ алу вакыты озайтылырга мөмкин.

Россиядә 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортларын бастыру эше яңартылган. Бу хакта “Гознак” компаниясе хәбәр итә. Ләкин Дәүләт хезмәтләре порталында документны бирүнең туктатып торылуы турында кисәтү “эленеп” тора әле. Хәзерге вакытта 2022 елның декабрендә гариза тапшыручылар гына яңа чит ил паспортын алуга исәп тотарга мөмкин.

— Чит ил паспортларын бастырып чыгару эше яңартылды, ләкин гаризаларның бик күп җыелуы сәбәпле, документны алу вакыты озайтылырга мөмкин, – дип белдерелгән компаниядән.
Исегезгә төшерәбез: яңа чит ил паспорты уникаль чип белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә ул, биометрик паспорт, дип атала. Андагы “электроника” документ хуҗасы турында мәгълүматлардан һәм аның бармак эзләре күчермәсеннән тора. Яңа үрнәктәге документ 10 елга исәпләнгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч төстә чит илгә чыгарга кирәк булганда, дәүләт пошлинасы түләп, 5 еллык паспорт рәсмиләштерергә киңәш итә.


Фикер өстәү