Татарстанда автомобиль җирдә яткан кешене таптап үтергән

Татарстанның Яшел Үзән районында “Раифа-Күлбаш-Дөбъяз” юлының 18 километрында юлда яткан ир-атны автомобиль таптап узган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, «ВАЗ» автомобиле рулендә 2003 елда туган яшь кеше булган. 1991 елгы ир-ат юл өлешендә яткан. Аның киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән җәяүле һәлакәт урынында үлгән.


Фикер өстәү