Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм +21 градуска кадәр җылы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка секундына 3-8 метр тизлектә исә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көнбатышта +7 градуска кадәр, көндез 16-21 градус җылы булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat