Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

Чагуы белән эчне пошырган кычыткан А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай.

Аңарда кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар. Файдалы үзлекләре күп булганлыктан, кычытканны дәва буларак кулланалар. Буыннар сызлавы, бөердә таш, сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен бер дигән сихәте бар. Кычытканлы чәйләр ашкайнату трактын чистарта, иммунитетны күтәрә. Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файда бирә.

Башта төнәтмәне әзерлибез: 200 г кычытканны банкага тутырырга һәм аңа 1 л аракы салырга. 24 сәгать буе аны кояшта, тагын бер атна караңгы урында тотарга кирәк. Төнәтмәне сөзеп, суыткычта саклау хәерле.

Компресс болай ясала: җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга.


Фикер өстәү