Казанда сеңлесенең ирен үтерүчене кулга алганнар: «Ул минем гаиләмне куркытып яшәде, мыскыл итте»

Казанның Коммунарлар урамында 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов сеңлесенең ирен – остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән чәнчеп үтергән. Хәзер Әхмәтҗановка карата “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте, кыйнады, барысын да яулыкларга төреп бетерде. Радикаль карашлы ялган мөселман иде – эчте, тартты, хатын-кызлар белән чуалды. Күп тапкырлар аның белән сөйләшеп карамакчы булдым. Чик-чарага барырга туры килде”, – дигән журналистларга хөкем ителгән ир-ат.
Үзе әйтүенчә, ул гаебен тулысынча таныган.
“Полиция бүлегенә үзем килдем. Ярты сәгатьтән соң шунда идем инде”, – дигән Әхмәтҗанов.
Суд карары нигезендә, Әхмәтҗановны кулга алганнар.


Фикер өстәү