Владимир Путин уңышка ирешүнең серен ачкан

Кешегә уңышка ирешү өчен нибары 3 әйбер: гаиләсен, Ватанын һәм эшен ярату кирәк. Россия Президенты Владимир Путин интернет аша күп балалы ата-аналар белән очрашу барышында уңышка ирешүнең әнә шундый серен ачкан. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Иң мөһиме – әйбәт, ким дигәндә канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешү өчен – әлбәттә, әйбәт нәтиҗәгә омтылырга кирәк – һичшиксез, яраткан эшең белән шөгыльләнү шарт. Ватанга, илгә мәхәббәт тә уңышка ирешү серенең аерылгысыз өлеше булып тора”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: ул очрашуда катнашучыларга үзенең тормыш рәвеше, көн тәртибе турында сөйләгәндә, тәүлегенә уртача 6 сәгать йоклавын билгеләп үткән.


Фикер өстәү