Мобилизацияләнгән Рифат: «Ялга кайту белән, язылышабыз!»

Ничек кирәк, шулай ярдәм итәрбез! Район башлыкларының махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуларында иң еш яңгыраган сүзләр бу. Хәрбиләрне һәм аларның якыннарын нәрсә борчый? Кәефләре ничек? Без әнә шуларны белештек.

Күп кенә районнарда ялга кайткан егетләр белән очрашу чәй табыны янында узган. Шул арада район башлыклары аларның хәлләрен белешеп, өйдә сагынып көтүче якыннарына һәм хәрбиләрнең үзләренә каралган ярдәм чаралары турында сөйләгән.

Яңа Чишмә районы егетләре, мондый ярдәм булганда, тылдагылар өчен тыныч без, дип, райондашларына рәхмәт сүзләрен җиткергән. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашуда хатыны Юлия белән ялга кайткан Алексей да катнашкан. Әле күптән түгел генә уллары туган бу гаиләгә бала арбасы алу өчен сертификат тапшырганнар.

– Башта җиңел булмады, азык-төлек, су, сугыш кирәк-ярагы җитми иде. Аннары барысы да җайланды. Барлык кирәкле әйберләрне якташларыбыз ярдәме белән тупладык. Минем әти генә дә тугыз мәртәбә безнең частька техникага запас частьлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр алып килде, – дип уртаклашкан ялга кайткан капитан Евгений.

Бераз ял итүгә янә иптәшләребез янына китәбез, ди хәрбиләр. Берничә көнгә генә кайтсалар да, районның 10 нчы сыйныф егетләре өчен оештырылган хәрби лагерьга да барып килергә өлгергән алар. Чын мәгънәсендә тәҗрибәле егетләр мәктәп укучыларына белгәннәрен өйрәткән, аларга гадәттән тыш хәлләргә әзер булу өчен нинди күнекмәләр алырга кирәклеген аңлаткан.

Мондый очрашулар Түбән Кама районында да еш уза. Район башлыгы Рамил Муллин даими рәвештә ялга кайткан егетләрне чәй өстәле янындагы очрашуга чакырып, аларның зар-теләкләрен тыңлый. Шундый очрашуларның чираттагысы 6 июньдә узган.

– Хәрбиләребез күбесенчә якыннарын кайгырта. Әйтик, 6 июньдә узган дүртенче очрашуда балаларын логопед белән шөгыльләнә торган махсус төркемгә күчерүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ә болай, үзләренә бөтен нәрсә бар, ди инде алар. Зарланып утыручы булмады. Иң мөһиме – ашау ягы яхшы, диләр. Билгеле, техника мәсьәләсендәге җитешсезлекләр турында да әйтеп узды алар, ләкин район кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Безнең вәкаләттә булмаган нәрсәләр дә бар бит, – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә район башкарма комитетының мобилизацион әзерлек һәм халык иминлеге бүлеге башлыгы Раил Габидуллин.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән дә хәбәрләштек. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән ике атна саен диярлек күрешеп тора алар. Чираттагы очрашу киләсе атнада булачак икән.

– Чәй өстәле янында иптәшләрчә, матур гына сөйләшәбез. Сүзләрен кыска тота алар. Егетләрчә, барысы да әйбәт, дип чикләнәләр. Беренче мәлләрдә төрле хәлләр булды, хәзер инде ияләштек, диләр. Кәефләре бик яхшы. Ялга кайткан җирдән кире китәсе килми, диючеләр дә юк. Анда безне дусларыбыз, иптәшләребез көтә, аларның да ялга кайтасылары бар, дип кенә торалар. Гаиләләре өчен борчыласы юк: район буенча һәр гаиләгә бер кеше билгеләнгән. Проблемалар була калса, бергәләп хәл итәбез, – дип сөйләде Альберт Рәхмәтуллин.

Мамадышта исә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләрен очраштырганнар. Район башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, район хакимияте батыр егетләрнең әти-әниләренә һәм туганнарына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

– Сез – чын мәгънәсендә кыю һәм намуслы геройлар үстергән аналар. Районыбызда яшәүче һәр кеше исеменнән әйтәм: без сезнең батыр улларыгыз белән чын күңелдән горурланабыз һәм исән-имин кайтуларын телибез. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, район хакимияте сезнең үтенечне тыңларга һәрвакыт әзер, – дип мөрәҗәгать иткән ул аларга.

Хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр арасында гаилә корып калырга ашыгучылар да бар. Әйтик, Арча районының Субаш Аты авылы егете Рифат ялга кайткан арада сөйгәне Ләйсән белән өйләнешкән. «Арча хәбәрләре» язуынча, махсус хәрби операция зонасында алгы сафларда хезмәт иткән егет сөйгәненә, ялга кайту белән, язылышабыз, дип вәгъдә биргән. Һәм вәгъдәсен үтәгән. Яшь гаиләгә алтын туйларын да бергә каршылауларын телик!

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү