Бер хатын-кыз яшен сугып һәлак булган, өч кешегә зыян килгән

Воронеж өлкәсенең Лискинск районында бер кеше яшен сугудан һәлак булган, өчесенә зыян килгән. Бу хакта ТАСС яза.

Фаҗига дүшәмбе – 3 июльдә килеп чыккан. Агентлык мәгълүматларына караганда, бу кешеләрне табигатьтә – ачык һавада яшен суккан.

Агентлык хәбәрчесенә районның бердәм дежур диспетчерлык хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, Нижний Икорец авылында кичен апалы-сеңелле ике туган балалары белән чишмәгә барган. Аларны шунда яшен суккан. Бер хатын-кыз һәлак булган, бер яшьлек баласы хастаханәгә озатылган. Ә апасы (авыр хәлдә) белән баласы (чиктән тыш авыр хәлдә) Воронеж хастаханәсенә озатылган.


Фикер өстәү