Ильвира Хамматова: «Өметемне өзгән идем инде…»

Җәегез ничек уза? Татар артистларының хәлләрен белешеп, әнә шул сорауны бирдек. Өйләнүләр-сөйләнүләр, хыялларның чынга ашуы, никахлы-туйлы урак өсте – кыскасы, берсе бер тик ятмый. 

Ильвира Хамматова, җырчы:

– Равил белән мөнәсәбәтләребезне моңарчы яшерүемнең төп сәбәбе – күз тиюдән куркудыр, мөгаен. Аннан соң, иҗат кешесенең тормыш иптәше, яраткан кешесе булу – бик авыр хезмәт, дияр идем. Аның өчен дә бу – бөтенләй ят өлкә. Шуңа күрә хәзердән үк шул авырлыкны тоеп, куркып, югалып калмасын, дидем. Гәрчә үзе моңа каршы булмаса да. Инде барысы да билгеле булгач, кияүгә чыгуым турында хәбәр иттем. Алла боерса, августта никах булырга тора. Танышуыбызга әллә никадәр вакыт узмаса да (төгәл күпме икәне сер булсын), бер-ике ел аралашкан кебек булдык. Үз кешеңне тапсаң, шулайрак икән ул… Беренче ирем белән аерылышканга тугыз еллап вакыт узды. Ул арада миңа тәкъдим ясаучылар да, җитди мөнәсәбәтләр дә булды. Әмма мин үземә яхшы ир генә түгел, улым Солтаныма яхшы әти булырдай кеше эзләдем. Ул бит Кыш бабайга хат язганда да, уенчыклардан соң «Әти кирәк!» дип өсти иде… Инде баглаган өметләр аклансын иде.

Равил белән «Юк, булмый, миңа хатын-кыз бәхете язмаган» дигән сүзләрдән соң, инде өметем өзелгәч таныштык без. Яшь тә дүрт айлык бала белән калып, ниләр аша узганны үзем генә беләм. Баланы карарга әле дә ярый якыннарым булды. Әмма ул чактагы күңел халәтемне әйтеп кенә аңлата торган түгел. Инде хәзер бәхетле булырга вакыт җиткәндер. Куркыта, әлбәттә. Әмма бу адымны ясарга кирәк, гомер буе ялгыз яшәп булмый…


Фикер өстәү