Суга баткан сөйгәненә багышлап шигырь язган: «Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик…»

5 июль көнне Азнакайның Күктәкә авылында 18 яшьлек игезәкләр Артур белән Зәрия фаҗигале вафат булды, дип хәбәр иткән идек.

Игезәкләрне җирләгәннән соң, Зәриянең сөйгәне Ранис ВКонтакте челтәрендә сөйгәнен искә алырлык көч тапкан.

«05.07.23. Синнән башка тугызынчы көн, матурым. Бик нык яратам сине. Авыр туфрагың җиңел булсын. Янәшәгездә була алмавым өчен гафу ит», — дип яза егет.

Ранис Зәриягә шигырь дә багышлаган:

«Минем алга барырга көчем юк, тик мин барам…

Үземә нәрсәдер дәлилләргә тырышам.

Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик мин яшим.

Ләкин бу миңа шатлык китерми.

Көтәргә түземлегем юк, тик мин түзәм.

Ә вакыт чаба.

Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик мин яшим», – дигән юллар бар русча язылган шигырьдә.

 


Фикер өстәү