Татарстандагы һава торышы турында: «Җәй белән кыш хәзер бик чагышмый»

Адәм баласына ярап булмый. Эсселәтеп җибәрсә,  кайчан суытыр, ә суытса, кайчан җылыта инде, дибез. Холкыбыз да үзгәреп торучан һава торышыныкы кебек. Яңгыры да, кояшы да кирәк үзебезгә. Алда безне нинди көннәр көтә? Эсселәр тагын булырмы?

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев белдергәнчә, алдагы көннәрдә уңай һава торышы көтелә. Температура климатик нормага якын булачак. Россия гидрометеорология үзәге бу көннәрдә  24–26 градус җылы вәгъдә итә. Кыска вакытлы яңгырлар да сибәләп үтәчәк. Бу атнаның пәнҗешәмбе, җомгасында  явым-төшемнәр күрсәтә. Әмма ул республиканың барлык районнарында да бертигез ява дигән сүз түгел. Кызганыч, бездә корылык. Әмма 50 градуслы эсселәр көтелми.

Кыскасы, табигать кискен генә үзгәрмәячәк. «Бернинди куркыныч та  һәм әллә ни әйбәт әйбер дә  юк, – диде Юрий Переведенцев, сүзен йомгаклап.

Ә халык синоптиклары ни ди?

Киров өлкәсендәге Пенәгәр авылында яшәүче Салих абый Шәрипов икеләнә:

– Көннәр аяз булырга  тиеш иде, яңгырлар явып тора. Кышын декабрьдә кар әйбәт яуды, ә гыйнвар, февральдә юк. Җәй белән кыш хәзер бик чагышмый.  Буталчыграк шул. Яңгыр яуса да, ныгытып яумаячак. Эсселәр бетмәде әле.

Балтач районының Пүскән авылында яшәүче элек агроном булып эшләгән Габдерәүф абый Сәлахов  быел һава торышын дәфтәргә язып бара башлаган.

– 17 гыйнварда буран булган, 17 июльдә яңгыр  явып үтте. Менә анысы туры килде. Тик  һәр буран – явым-төшем дигән сүз түгел. Шуңа күрә кыш белән җәйне бик туры килә дип әйтеп булмый.  Дәфтәрдәге фаразлар буенча 25–29 июльдә яңгырлар яварга мөмкин, – ди Габдерәүф абый.

Суытып җибәрә күрмәсен, дисәк тә, яңгырын да көтәбез. Бер күктәге болытларга, бер сары иңгән үләннәргә карыйбыз. Кызганыч бит. Районнарда да,   уракка кадәр  бәрәңгеләргә сеңдерерлек итеп яңгыр яусын иде инде, диләр. Тик кабарган болытлар күп очракта алдап кына китә. Бу көннәрдә кайдадыр  шәпләп явып үтсә, кемгәдер бөтенләй эләкмәгән. Кукмара районының Купка авылында коеп яуган. Майдан бирле көткәннәр яңгырны.

–   Ниһаять, безгә дә яңгырдан өлеш чыкты. Бик сөендек. Бакчага берничә ел сенаж салам. Менә шул вакытта бер генә тапкыр да яумыйча калмый. Быел  да шушы вакытка туры килде, – ди  Нурсил Шәймәрданов.

Сәрия Мифтахова

Фото: ngs55.ru


Фикер өстәү