Татарстанда яшәүчеләр “атом төш гөмбәсен” күргән

Казанда яшәүчеләрне “атом-төш гөмбәсенә” охшаш болыт куркыткан. Социаль челтәрләрдә әлеге табигать күренеше сурәтләнгән фото-видеолар таралган. Болыт кичә кичен пәйда булган, дип яза SHOT телеграм-каналы.

“Күпләр ниндидер шартлау яки янгындыр, дип уйлаган. Бәхеткә, тимерче сандалына охшаш болыт кына булып чыкты бу», – диелгән хәбәрдә.

Баксаң, “облако-наковальня” – башта 12-15 метр чамасы биеклеккә күтәрелеп, шуннан соң тарала башлаучы яңгыр болытының аерым бер төре икән. Ул, чыннан да, “атом-төш гөмбәсен” хәтерләтә.
Моннан берничә көн элегрәк Липецкида яшәүчеләр дә шундыйрак табигать күренешен күргән.


Фикер өстәү