Газетага язылу

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Бу көннәрдә Татарстанда җылы булачак. Әмма пәнҗешәмбе – 7 августтан берничә градуска салкынайта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, чәршәмбе – 6 сентябрьдә көндез +20...+25 градус җылы саклана әле. Төнге сәгатьләрдә +9...+14, республиканың көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрендә +5...+8 градус. Әмма һава торышы бозыла: иртән һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Пәнҗешәмбе – 7 сентябрьдә республикага салкынча һава агымы үтеп керәчәк. Яңгыр булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14...+19 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә +9...+14.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга – 8 сентябрьдә урыны белән яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы тагын берничә градуска төшеп, көндез +12...+17, төнлә +4...+9 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Шимбә – 9 сентябрьдә көндез +16...+21 градус җылы. Яңгыр булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре