Татарстанда балаларның футбол уйнавы фаҗига белән тәмамланган

Уен вакытында бер малайның күзенә туп тидергәннәр.
Фаҗига октябрь башларында Бөгелмәдә була. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.

14 яшьлек үсмер дуслары белән футбол уйный. Шулвакыт баланың күзенә туп тия. Малай аңын җуеп егыла. Ә инде берникадәр вакыттан соң җан бирә.

Бәхетсезлек очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан прокуратурасында аңлатуларынча, бу хәлне  тикшерүне Бөгелмә прокуратурасы үз карамагына алган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү