Әмма махсус хәрби операция барышында мондый зарурилык килеп чыкмады. Россия Иминлек советы рәисе Дмитрий Медведев “Московский журнал международного права” басмасындагы язмасында шул хакта белдергән.
“Киев режимының һәм спонсорларының хәтәр хыяллары булмаска тиеш. Билгеле бер хәлләр килеп туса, дәүләт башлыгы атом-төш коралын куллануга хокуклы гына түгел, бәлки тиеш тә. Бүген ут белән уйнаучылар моны бик яхшы аңлап торырга тиеш”, – дип белдергән Медведев. Шул ук вакытта ул Россия Президенты Владимир Путин указы белән расланган атом-төш коралын куллану куркынычын кисәтү өлкәсендә Россия дәүләт сәясәте нигезләрен китереп үткән. Әлеге документтан күренгәнчә, атом-төш коралын куллануга нигез булып Россиягә яки союзникларына каршы атом-төш коралын яки башка төрле күпләп юк итү коралын куллану гына түгел, бәлки илебезнең атом-төш коралы белән җавап бирүен өзүгә китерердәй объектларны сафтан чыгару, Россия яки Белоруссиягә каршы суверенитетына һәм (яки) территориаль бөтенлегенә бик зур куркыныч тудырырдай дәрәҗәдә гадәти корал белән һөҗүм итү, шулай ук самолетлар, канатлы ракеталар, пилотсыз очкычларның күпләп Россия дәүләте чигенннән үтеп керүе дә тора. Медведев фикеренчә, кайбер очракларда Россиянең атом-төш коралын куллануына китерердәй хәлләр булгалаган. “Әмма вәкаләтле зат мондый карарлар кабул иткәндә һәрвакыт барлык факторларны комплекслы анализлауга, җавап чараларының чынбарлыкта китерелгән зыянга бәрабәрме-түгелме икәненә таянып эш итә”, – дип басым ясап әйткән ул.
“Украина кризисы барышындагы хәлләрнең әлегә атом-төш коралын куллану зарурилыгы китереп чыгармавы аңлашыла”, – дип йомгак ясаган сүзенә Россиянең элекке Президенты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез