Газетага язылу

Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылылар көтелә

Ноябрь башында Татарстанда аномаль җылы һава көтелә. Айның беренче көннәрендә көндез һава температурасы +6… +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә дә җылы: +5...+8 градус. Синоптиклар фаразы буенча, өч көн шулай бик җылы торачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, ялларда болытлы һава, карлы яңгыр, көчле җил, бозлавык, кайбер районнарда – буран. Шимбә – 28 октябрьдә термометрның терекөмеш баганасы көндез +2...-1, төнге сәгатьләрдә 0...+5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбе – 29 октябрьдә көндез +5 градуска кадәр, көньяк районнарда +8 градуска кадәр җылыта. Төнлә – 0 градус чамасы.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 30 декабрьдә юеш кар, көчле җил булыр дип көтелә. Һава температурасы тәүлек әйләнәсе +2...-2 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре