Россиядә Хәрби контрразведка көне
1918 елның бу көнендә Совет Россиясенең хәрби контрразведка органы оештырыла.
Хәрби контрразведчиклар Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертә. Сугыш елларында алар дошман разведкасының 30 меңнән артык агентын, якынча 3,5 мең диверсант һәм 6 мең террорчыны фаш итә.
Хәзерге вакытта контрразведка операцияләре белән җитәкчелек итүне РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Хәрби контрразведка департаменты башкара. Аның хезмәткәрләре чит ил махсус хезмәтләренең тискәре гамәлләрен ачыклау һәм нейтральләштерү буенча эш алып бара, законсыз корал һәм наркотиклар әйләнешен контрольда тота, оешкан җинаятьчелек белән көрәшә, шулай ук экстремизм күренешләрен булдырмау һәм террорчылык янауларын кисәтү белән шөгыльләнә.
Тәэмин итүчеләр көне
Ел саен 19 декабрьдә Россиядә Тәэмин итүчеләр көне (День снабженца) билгеләп үтелә.
Бәйрәм символы итеп рус халык әкиятләренең танылган герое – Алтын балык сайланган. Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, нәкъ менә бу әкияттәге образ һәр предприятие өчен бик мөһим булган тәэмин итүчеләр эшен бик яхшы чагылдыра.
Халыкара ярлыларга ярдәм итү көне
Ел саен 19 декабрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара ярлыларга ярдәм итү көнен билгеләп үтә.
Бүген дөнья икътисады тиз темплар белән үсеш алса да, ярлылык кешелекнең төп проблемаларыннан берсе булып кала. Чөнки фәкыйрьлек акча җитмәүне генә түгел, ә эш, уңайлы торак, яхшы белем һәм сәламәтлек саклау мөмкинлеге булмауны да аңлата.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat