Газетага язылу

Татарстанда 31 декабрьгә кадәр һава торышының нинди булачагы билгеле

Бу атнада Татарстанда салкынча һава урнашты. Ялларга җылыта.

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 26 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы . -1..-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Аз гына кар явачак. Төнлә кайбер районнарда буран булырга мөмкин.

Чәршәмбе –27 декабрьдә һәм пәнҗешәмбе – 28 декабрьдә болытлы һава көтелә. Урыны белән кар. 27 декабрьгә каршы төндә -4...-9 градуска кадәр суыта. Көндез -1...-6 градус. 28 декабрьдә төнге сәгатьләрдә суык булачак: -6...-11. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы -4..-9 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 29 декабрьдә республикада аз гына кар сакланып кала. Төнлә һава температурасы -9..-14, урыны белән -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -5...-10 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә – 30 декабрьдә республикага циклон үтеп керәчәк һәм кар, юеш кар явуга китерәчәк. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 0..-5 градус чамасы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре