Дәниф Шәрәфетдиновның улы: «Әти ирешкән казанышларга кадәр ерак әле миңа»

Әтиеңнең яки әниеңнең бик популяр булуын аңлау ничегрәк икән ул? Танылган фамилия ничек һәм кайчан ярдәм итә? Бу сорауларны без, мәкальдәгечә, «агачыннан ерак төшмәгән алма»ларга – популяр артистларның танылган һәм танылып килүче балаларына бирдек.

Өйдә аның артист икәнен тоймадык. Танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Шәрәфетдинов шулай ди. «Мин кечкенәдән гастрольләрдә йөрдем, әтине телевизор аша еш күрә идем. Бу минем өчен гадәти хәлгә әйләнде. Кайбер сыйныфташларымның, укытучыларымның: «Дәниф Шәрәфетдиновның улы булу ничегрәк ул?» – дип сораганнары хәтердә. Мин аларга ни дип җавап бирергә белми аптырый идем, чөнки өйдә ул гап-гади әти булды», – дип сөйләде ул безгә. Бүген Динар академик сәхнәләрдә дә еш чыгыш ясый. «Опера спектакльләрендә һәм концертларында сәхнәгә мине «Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар» дип түгел, ә «Динар Шәрәфетдинов» дип кенә чакыралар. Сөенәм. Әйе, мине сәхнәгә әтием алып чыкты, моның өчен мин аңа мең рәхмәтле. Ләкин мин үзем ирешкән уңышларымны фәкать фамилиямә бәйләп карауларын теләмим», – ди егет. Бүген ул әтисе күтәргән дәрәҗәне төшермәскә тырыша. «Аның осталыгына һәм ул ирешкән казанышларга кадәр ерак әле миңа. Ләкин мин үз өстемдә эшлим, чөнки әтинең дә исемен, намусын сакларга, аңа тап төшермәскә кирәк».


Фикер өстәү