30 процентка кыйммәтләнә. Татарстанда бер чәчәк бәйләме күпме торачак?

Татарстанда 8 Март алдыннан чәчәкләрнең кыйммәтләнәчәген әйтәләр. “Flowwow” (сатучылар һәм сатып алучылар өчен онлайн-платформа) белгечләре мәгълүматларына караганда, бәяләр 10-30 процентка артырга мөмкин.

Республикада чәчәк бәясе бер ел эчендә 10 процентка артып, бәйләме 3,2 мең сумга җиткән. Бер генә төрле чәчәктән торган бәйләмнең (монобукет) хакы да 10 процентка үсеп, 2,8 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Ә менә кипкән чәчәк бәйләме бер ел эчендә 5 процентка арзанаеп, 1,8 мең сумга калган. Тартма яки төрле матур каплардагы чәчәк композициясе дә 20 процентка очсызланган. Хәзер ул 3,2 мең сум тора.
“Avito” мәгълүматлары буенча, республикада бер чәчәк бәйләме бәясе – уртача 1 мең сум (8 процентка арзанайган). Платформада иң кыйммәтле бәйләмнең бәясе исә 125 мең сум тәшкил итә. “Челтәрле” розалардан (хәзерге вакытта иң модалы чәчәкләр: кырыйлары, челтәрдән үрелгән кебек) торган гаять зур кәрҗин бу.


Фикер өстәү