Татарстанда 75 мигрант үз илләренә куып җибәреләчәк

Татарстанда “Нелегальный мигрант” чарасы төгәлләнгән. Тикшерү кысасында полиция хезмәткәрләре миграция турында закон бозуның 938 очрагын ачыклаган. Суд чит кыйтгалардан килгән 75 кешене илдән куып чыгару турында карар кабул иткән.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, закон бозуларның күпчелеге (495 очрак) мигрантларның илебездә яшәү тәртибен санга сукмавына бәйле. Чит илдән килүчеләрне эшкә алу һәм аларның хезмәтеннән файдалану кагыйдәләрен бозуның 388 очрагы теркәлгән. 55 очрак миграция өлкәсендә башка бозуларга кагыла.

Чит дәүләтләрдән 55 кешегә илгә керү тыелган. Моннан тыш Россия паспортына ия булган өч кеше төрле җинаятьләре өчен паспортыннан мәхрүм калган.


Фикер өстәү