Инстаграм* социаль челтәрендә җырчы Алия Карачуринаның аккаунтын мошенниклар урлаганнар. Бу хакта аның ире Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.
"Алиянең аккаунтын "ваттылар". Әлеге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклыйбыз. Яңалыкларны хәбәр итәрбез", - дип сөйләде җырчы.
Исегезгә төшерәбез, 11 апрель көнне Алия Карачурина һәм Ришат Тухватуллинның балалары туды.
*Россиядә тыелган социаль челтәр
https://vatantat.ru/2024/04/139905/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез