Буыннар авыртудан сырганак булыша

Буыннар авыртудан интегәм. Соңгы арада сырганак маеның файдасын күрә башладым. Сезнең белән дә бүлешим әле. Кәстрүлдә ярты стакан сырганак маен җылытам да 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстим. Болгатып, бераз җылытып алам да ятар алдыннан авырткан буыннарга сөртәм. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен пакет һәм йон тукыма белән каплыйм. Авыртуның эзе дә калмый.

Апастан Әнисә апагыз


Фикер өстәү