Мәктәптән чыккан Зиләнең язгы кояштан күзләре чагылып китте. Әйтерсең, каршыдагы куаклыктан кемнәрдер көзге белән яктыртып, укытучылары апалары белән шаяра иде. Күңеленә нигәдер шушы чагыштыру килде һәм Зилә үзалдына көлеп куйды. “Укытучы бөтен җирдә укучыларын күрә инде ул”…
Бүген җомга булса да, туры фатирына кайтмады кыз. Иртәгә авылга кайтасы чираты, гадәткә хилафлык китереп булмас дип, мәктәптән берничә тукталышта гына булган сәүдә үзәгенә китте. Берничә катлы зур бу кибетне нигәдер бик ярата Зилә. Бигрәк тә балалар бүлегенә керсә, бар дөньясын оныта. Авылда бит аны энекәшенең балалары дүрткүзләп көтеп тора. Көн саен телефоннан: “Тәти апай, кайчан кайтасың инде? Бу юлы безгә нәрсә алып кайтасың?” – дип сорап торалар. Әниләре күпме генә алай дип сорарга ярамый дисә дә, сабыйлар шул, күңелендәгесен яшереп тормый. Тәти апайлары үзе шулай өйрәтте бит. Кайткан саен уенчыклар, китаплар, матур күлмәкләр алып кайта.
Бу юлы да иркенләп, күңеле булганчы бүлекләр арасында йөрде Зилә. Ашыга торган җире юк. Эштән кайтасы кешесе дә юк. Яше утызга якынлашып килсә дә, бөтенесе кияүгә чыгарга вакыт, кайчан кияүгә чыгасың инде дип туйдырып бетерсәләр дә, әлегә ул ялгыз. Мондый сораулар күңелен кеше күрмәс җәрәхәтләр белән чуарлап бетерсә дә, үзе сер бирмәскә тырыша. Каты итеп әйтеп, авызларын томалый торган гадәте дә юк шул. “Миңа дигәне, миңа насыйбы үзе каршыма чыгар әле”, – дип, бу сөйләшүдән ничек тә читкә китәргә тырыша.
Ике сеңелкәшенә дигән бүләкләрен алып, аларның ничек сөенәсен күз алдына китереп, әлеге бүлектән чыгып, берничә адым атлауга, бүлекләр арасындагы коридордан: “Әнии-кау, мамоч—кау”, –дип шыр кычкырып, йөгереп килүче өч-дүрт яшьләрдәге кызны күреп алды. Миңа килеп бәрелә бит инде бу бала, дип, Зилә читкә авыша, кыз да шул якка авыша. Икебез бер якка күчтек бит дип уйлап, Зилә каршы якка чыга, бала да шул якка күчә. Үзе бөтен көченә йөгерә, үзе туктаусыз кычкыра. Халык әлләни күп булмаса да, бу тавышка күпләр барган җирдән туктап калды, бүлекләрдәгеләр дә нәрсә соң бу, берәр бала адашкан, ахры, дип карарга чыкты. Шул арада кыз бала килеп тә җитте, Зиләне аякларыннан кочып та алды: “Әнии-кау, мамоч—кау! Син кайда идең? Нишләп шулай озак кайтмадың? Мин бит сине сагынып бетттем”.
–Ялгыштың, балакай, мин синең әниең түгел бит, – дияргә теләп, Зилә авызын ачкан иде. Шул чакта кыз бала артыннан йөгереп килеп җиткән ир-ат, үтенү-ялварулы карашы белән бармагын иреннәренә куеп: “Берни әйтмәгез!” – дигән ишарә ясады.
Зилә генә түгел, ир-ат та югалып калган иде бу минутта. Ә сабыйның бернидә эше юк, күз яшьләре белән елый елый “әнисен” ничек сагынганын, аннан башка ничек авыр булганын сөйли. Шул арада чыйкылдап көлеп: “Әнием, бу бүләкләрне миңа алдыңмы?” – дип сорый, шул арада: “Мин сине таптым, мин сине таптым” – дип сикеренә... Зилә исә тораташтай каткан, нишләргә, нәрсә әйтергә дә белми. Тирә-яктагы кешеләр инде аңа нәфрәт белән карый кебек тоела башлады. Чәчәк кебек баласын ташлап киткән ана ролендә тагын күпме басып торыр иде, теге ирнең: “Зинһар, әйдәгез, моннан китик”, – дигән сүзләре аны айнытып җибәрде. Ул сүзсез генә бүләкләрне кызчыкка биреп, китәргә ниятләде. Күз яшьләренә чыланган нәни бармаклары белән кыз бала чытырдап аның кулына килеп ябышты: “Әнием, әйдә, өйгә киттек”…
Сәүдә үзәгендәгеләр өчен спектакль-тамаша тәмам иде. Алар әле монда күргәннәре турында таныш—белешләренә шаккатып сөйләрләр. “Кара нинди заман китте. Яп—яшь башыннан сөлек кебек ирен, чәчәк кебек кызыен ташлап киткән!!!” Ә бу өчәү өчен алда ерып чыкмаслык чытырманлык иде. Әле тормыш язган роман яңа башлана гына иде.
–Монда теге почмакта кафе бар. Әйдәгез, шунда кереп сөйләшик әле. Кызымны ни белән булса да алдандырырмын…
Зилә әлегәчә бер сүз дәшә алмаса да, бу юлы таныш түгел әти кешегә буйсынды. Башына ничә мәртәбәләр: “Сиңа нәрсәгә кирәк бу… Мин синең әниең түгел дип әйт тә, кулыңны тартып ал да кит”, – дигән фикер килде. Әйтәм дип авызын ача гына, сизенгән кебек, сабый аның кулын ныграк кысып куя. Таякчык кадәрле генә бармаклар аңа шулкадәр чытырдап ябышкан иде, кулын тартып алырга базмады Зилә.
–Сезгә нәрсәгә заказ бирергә? – диде ир, кафедагы буш өстәл артына утырышкач.
–Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми.
–Ә миңа… – дип тезеп китте кызчык, – минем бик тә ашыйсым килә…
Ир кеше үзенә дә берни алмады. Заказлары әзер булганчы өчесе дә тын гына утырдылар. Кызчык Зиләдән күзләрен дә алмый, әледән—әле кулларын сыпырып куя.
Менә кызчык үзе теләгән тәмлүшкәләр дөньясына чумды. Ир әкрен тавыш белән Зиләгә язмышларын бәян итте.
–Кызыбыз Динә исемле, мин Марсель. Өч ай элек хатыным авариядә вафат булды. Кечкенә булса да кызыбыз аның үлемен бик авыр кичерде. Бакчага да йөрмәде, ашамады да… Менә бүген беренче тапкыр шушы кадәр ризыкка заказ бирде… Хастаханә юлларын да күп таптадык, психолог-психотерапевтларга, өшкерүче бабайларга да йөрттек… Ике якның әби-бабайлары өч ай инде бездә… Барыбыз бергә Динәне көйлибез… Инде кәефе уңайланды дип, бүген беренче көн кибетләргә алып чыккан идем… Мин хәзер нишләргә икәнен белмим… Аны сездән ничек аерып алып китәргә… Тагын бөтенесе өр—яңадан башланачакмы…
–Мин дә белмим… Әмма миңа китәргә кирәк, – диде Зилә. – Мине гаепле дип уйласагыз, гафу итегез…
–Зинһар, китәргә ашыкмагыз…
–Зилә исемле мин..
–Зилә, мин дә бик башкача булуын теләр идем дә. Юк, сезне гаепләмим. Безнең алда гаебегез дә,бурычыгыз да юк, китә аласыз. Тик үтенеп сорыйм, өйгә кадәр генә кайтарышыгыз Динәне. Анда әби-бабайлары белән ничек тә алдандырырбыз. Аннан сезне фатирыгызга кадәр кайтарып куярмын. Озак тоткарламабыз. Без монда якында гына торабыз…
Зиләнең ризалашмый хәле калмады. Машинада кайтканда кызчык Зиләдән кулын ычкындырмады. Юл буе чырык—чырык көлеп, “әни”сенә ниләрдер сөйләде, ниләрдер сорады. Зилә аларны ишетерлек, аңларлык хәлдә түгел иде.
Биек күпкатлы йорт янына туктауга, кызчык әтисенә: “Әнине тапканны әбиләргә үзем әйтәм”, –диде. Әтисенә фатир ишеген ачкыч белән ачтырмады. Звонокка басты.
Ишекне алтмыш—алтмыш биш яшьләрдәге ханым ачты. Ишек ачылуга, Динә: “Сюрприз!!!” – кычкырды. Аның тавышын ишетеп, ишек янына тагын бер хатын—кыз һәм ике ир—ат йөгерешеп килде.
– Сюрприз!!! Мине әнине таптым! – дип, ишек ачкан ханымны, аннан соң ишек янына килгән калган өлкәннәрне берәм—берәм кочаклап чыкты кыз. Үзе үрле-кырлы килә, үзе чыркылдап көлә, үзе ничек тапканын сөйли. Тик бу тамашада бер генә роль иде, калганнар тынсыз калган тамашачылар иде булса кирәк. Алты өлкән кешедән кем дә булса аңга килергә, нәрсә дә булса әйтергә тиеш иде кебек. Әмма бәхеттән шашкан кызчык беркемгә дә авыз ачарга ирек бирми, ул бөтен бушлыкны берүзе тутыра иде .
– Зинһар, керегез, тагын аз гына сабыр итегез инде.– Өлкәннәрдән иң беренче булып Марсель телгә килде. – Динә аз гына тынычлансын, аннан берәр сәбәп табып, сезне җибәрербез… Үзе шул арада берни аңламыйча аптырап басып торган әби-бабайларга эшнең нидә икәнлеген берничә сүз белән генә аңлатты.
– Әйдәгез, әйдә, керегез, тартынмагыз. Хәзер бергәләп чәй эчәбез, өстәлебез әзер, – дип, өлкәннәрнең берсе Зиләне кухняга чакырды. Тик өлкәннәргә иркенләп сөйләшергә җай чыкмады. Динә бер минутка да “әнисе” яныннан китми иде.Күптән инде оныкларының көлгәнен, сөйләшкәнен күрми хафаланган өлкәннәр шаклар каткан иде.Башка чакта аны өстәл янына утырту, нәрсә дә булса ашату өчен нинди генә рольләргә кереп бетмиләр... Монда Динә үзе бөтенесен өстәл янына чакыра, бөтенесен кыстый...
– Әйдә, әнием киттек, син югында миңа килгән бүләкләрне, уенчыкларны күрсәтәм… – Динә аны өстерәп диярлек үз бүлмәсенә алып кереп китте. Анда, дөрестән дә, үзе бер кибет ачарлык уенчыклар иде. Зиләнең күзе өстәл уртасында торган рамкадагы фотога төште. Анда Динә, Марсель һәм яшь чибәр бер хатын—кыз иде. Аңлады Зилә. Бу — Динәнең әнисе иде. Бала үзен әнисе белән бутагач, без икебез бик тә охшагандыр инде дип уйлаган иде кыз. Ә фотода аңа тамчы да охшамаган хатын—кыз карап тора. “Безне саташтыру мөмкин түгел бит,” – дип аптырады Зилә. Тик моны Динәгә ничек әйтәсең. Бүлмәгә кергән Марсельгә дә шул сорауны бирмәкче иде ул. Тик Марсель әниләр сезнең белән сөйләшергә тели, мин Динәне алдандырып торам, дигәч, кухняга чыкты.
Кухняда үле тынлык иде. Өлкәннәр сөйләшергә түгел, суларга да куркалар иде, ахры.
– Марсель безгә барысын да сөйләде, – дип сүз башлады хатын—кызларның берсе. – Балакаем, нәрсә дияргә дә белмибез. Өч ай буе тилерер чиккә җиткән идек бит барыбыз да. Кызыбызны югалту хәсрәтен дә онытырлык чиккә җиткерде бу бала. Инде аны да югалтабыз дип уйлаган идек. Хәл алдык дигәндә генә бит… Бөтенесе яңадан кабатланса, без моны күтәрә алмыйбыз инде, сеңлем. Зинһар, бераз шушында яшәп тор. Марсель акчасыз кеше түгел, күпме дип әйтсәң, шулкадәр түләр. Без сиңа авырлык китермәбез, ул элек бик тыныч, бик акыллы бала иде. Аңа синең иртә-кич янында булуың гына кирәк. Зинһар, бу хәлдә безне калдырып китмә. Без дә монда яшәми идек. Авылдагы йортларыбызны ташлап килгән кешеләр… Күреп торасың, монда бөтенебезгә дә урын җитәрлек…
Зилә ни дип җавап бирергә белми аптырап торганда, “Әнием, әйдә инде, мин сиңа бит әле бөтен уенчыкларымны да күрсәтмәдем, – дип, Динә эзләп чыкты. – Мине иртәгә садикка син илтерсең яме, әнием…”. – Динәдән садик дигән сүзне ишетеп, өлкәннәр янә аптырашты.
– Өч ай без аны садикка илтә алмадык… – Монысын Марсель әйтте. – Ярый, кызым, иртәгә башта без синең белән садикка барырга ярый дигән справкага барып килербез… Ике көн садик ял итә әле…
Динә, килешүен белдереп, баш какты.
Калганнар бөтенесе дә Зиләдән җавап көтә иде. Ә аның башында уйлар бураны дулый. Шулар арасынннан дөрес җавапны эзләп табарга кирәк. Хәер, ул дөрес җавапны белә: “Балакаем, мин синең әниең түгел бит, гафу ит”, – диясе дә, тынычлап, үз фатирына гына кайтасы. Кеше кайгысы кештәктә ди бит, өйгә кайтып, душта коенып чыгуга, бөтенесе шунда коелып калачак… Тик бу иң ансат юл һәм иң ансат җавап шул. Бу юлы алай гади генә җавап бирергә ярамый. Күңеле белән анысын да аңлый Зилә. Тик…
– Ярый, бүгенгә калам. Әмма айлар буе монда яшәргә ышандырмыйм. Үз фатирым бар минем. Иртәгә эштән соң авылга кайтып китәм… Бәлки йоклап торганчы Динә дә тынычланыр…
Тик Динә йокыдан торгач тынычланыр дигәне генә чынга ашмады. Ул “әнисе”н мәктәпкә кадәр озатып куйды, дәресләр беткәндә инде таныш машина капка төбендә иде… Зиләне күрүгә, Динә аңа каршы йөгерде, Марсель аптыраган кыяфәттә машина янына чыгып баскан.
– Зинһар өчен, тагын ике генә көнгә түзегез… Садикка бара башлагач, тынычланып китәр дип көтәбез…
Зиләгә сайларга юл калмаган иде. Ул фатирына барып, бераз киемнәр, шәхси әйберләрен алды, күршеләренә ачкычын кертте. Берничә көнгә киткәндә гел шулай итә иде, күршеләре моны гадәти хәл дип кабул итте.
Тик шимбә-яллар үтеп, садикка йөри башлагач та, Динә Зиләне үзеннән читкә җибәрмәде. Инде Зилә үзе дә яңа өстәмә һөнәренә күнегә башлады. “Ярар, ипотекага өстәмә акча артык булмас”, – дип ризалашты ул. Эшенә дә зыяны килми, Динә дә чорсыз, тыңлаусыз бала түгел. Аның белән шөгыльләнүнең бер авырлыгы да юк. Бергә китаплар укыйлар, кичен йокларга яткач, үзе белгән догаларны да өйрәтә. Өлкәннәр белән дә дуслашты. Фатирына әлегә кеше кертмәде, белмәссең, әллә бер айдан ук биредән китәргә туры килер. Буш вакытларында барып күз-колак булып кайта да, калганын күршеләре караштыра. Тик бер ай да үтте, ике дә… Зилә инде Динә тынычланды бит, минем кирәгем калмады, китим дигәнгә, Марсель дә, өлкәннәр дә тагын аз гына, аз гына сабыр ит инде, диләр. Күрәсең, теге чактагы өч ай дигәннәре чыннан да бик хәтәр булган.
Тик өлкәннәр үзләре бер көнне монда без кирәк түгел инде, авылны сагындык, кайтыйк дип сүз башлады. “Зилә, без инде сине үз кызыбыз итеп ярата башладык. Үлгән артыннан үлеп булмый. Марселебез начар кеше түгел.Үзең дә күреп торасың. Динәбезне тормышка син кайтардың. Бергә булыгыз, бездән хәер-дога. Сез инде бер-берегезгә чит-ят кешеләр түгел, өч айга якын гел бергә бит. Без дә килеп йөрербез, безгә дә кайтырсыз”.
Зилә мондый борылыш көтмәгән иде. Дөрес, соңгы вакытта үзе дә бөтенесенә ияләшеп беттем, ничекләр аерыласы булыр дип уйлана иде. Марсельнең дә аңа якын итеп каравын сизә, тик сизмәмешкә сабыша иде.
–Мин үзем дә тәкъдим ясарга теләгән идем, тик ничекләр сүз башларга кыймый йөрдем. Зилә ничек кабул итәр, әти-әниләр нәрсә дияр дигән идем… Рәхмәтләр яусын сезгә, мине авыр вакытта ялгыз калдырмавыгыз, аңлавыгыз, ярдәмегез өчен… Гомерем буе бурычлы сезнең алда…
–Мин сезгә иң элек бер сер әйтергә тиеш, аннан соң фикерегез үзгәрер, – диде Зилә әкрен генә. – Динә бит минем үз әнисе түгеллекне белә. Миңа ул аны сездә бер ай яшәгәч үк әйтте. Күреп торасыз, Раилә белән безнең бернинди охшашлык юк. Мин аны беренче көнне үк, Динә бүлмәсендәге фотоны күргәч үк аңладым. Сезгә әйтәм дидем, гел нәрсәдер булды, әйтә алмый калдым. Берәр ай торгач, бер кичне Динә миңа: “Беркемгә дә әйтмим дип ант ит, мин сиңа бик зур бер сер әйтәм”, – диде. Бала күңелен күрәм дип, ант иттем инде. Берәр бала-чага сүзедер дигән идем. “Мин бит синең минем әни түгелне кибеттә үк белдем, – ди. – Ә миңа әни кирәк иде. Син миңа бик тәти булып күрендең. Шуңа күрә сине үземнең әни буласың дип уйладым”… Аңлыйм, миңа моны сезгә шунда ук әйтергә кирәк булгандыр. Ничектер сезне алдаган килеп чыгам… Мин ул урынга дәгъваламадым, күреп торасыз”…
Өстәл артындагылар, сүз берләгәдәй, көлеп җибәрде.
– Миңа да сер итеп әйтте, миңа да ант иттерде шул… – Иң элек Марсель шулай диде. Аннан берәм—берәм әби-бабабайлары…
– Күр әле, сабый бөтенебезне бер җепкә тезгән икән… Бөтенебез белгән, бөтенебез бер—беребездән яшергән. Чын партизаннар икәнбез… Инде яшерен серләр дә калмады, бөтенебез өчен Динә хәл итеп куйган булып чыкты. Ышанам, балакаем, Раиләм дә сиңа риза-бәхилдер. Сез бергә булганга бик сөенер.
Шул чакта сөйләшүләре бүленде. Үз бүлмәсеннән, йокыдан уянып, Динә чыгып килә иде. Ул, күрәсең, күргән төшеннән айнып бетә алмаган. “Әнием, мин анда Раилә әнине күрдем. Ул миңа шундый матур чәчәкләр бирде. Менә моның кадәр ап-ак чәчәкләр”… – Сабый кулларын ян-якка җәеп күрсәтте. – Зилә әниеңә бирерсең диде”…
Гөльяр
Фото: freepik.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat