Саба районының Иләбәр авылында берьюлы ике йорт янган

3 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9 да Иләбәр авылында янгын чыга. Янәшә торган ике йорт яна.

Беренче йортта өлкән яшьтәге ир белән хатын, икенчесендә өч балалы ханым яшәгән. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә икән.
Кызганыч, ике йорт та янган. Хәлгә ачыклык кертү өчен без авыл халкы белән сөйләштек.
– Өлкәннәр яшәгән йорттагы әби хастаханәдә иде. Аңа янгын хакында берни дә әйтмәгәннәр. Бүген өенә дә чыгасы булган. Тик әлегә хастаханәдә калдырганнар. Ире СВОдагы Ләйсәннең ике баласы студент, өченчесе мәктәптә укый иде. Торырга җирләре калмады инде. Әмма ничек тә бергәләп ярдәм итәрбез. Авыл халкы бердәм безнең. Ике гаиләгә дә дип акча җыя башладык. Алла бирса, ничек тә йортлы булырлар, – ди алар.
Әмма йорт салу өчен шактый акча кирәк. Күңеле кушканнар да булыша ала. Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләүчеләр аның Саклык банкына акча күчерә ала. Карта 89393796359 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү