Британиядә хатын-кыз бер баланы ике тапкыр тудырган. Бу хакта Daily Mail басмасы яза.
Газета мәгълүматы буенча, йөклелекнең иртә стадияләрендә әнисе баланың, мөгаен, умыртка сөяге таркалу белән тууын белгән. Авыруның көчәюен туктату өчен, хатын-кыз баланы йөклелекнең алтынчы аенда "табарга" ризалашкан - табиблар баланы "тартып" чыгарганнар, умыртканы төзәткәннәр һәм ана карынына кире кайтарганнар.
Икенче тапкыр сабый 38 нче атнада туган. Бала тапканнан соң сигез көн интенсив терапия бүлегендә була һәм берничә операция кичерә. Табиблар фикеренчә, малай, мөгаен, йөри алмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез