Ркаил Зәйдулла: «МИН, БӘЛКИ, МИЧӘҮ АТЫДЫР?»

Соңгы арада социаль челтәрләрдә Татарстан Язучылар берлеге телдән төшми. Бу, күрәсең, табигый да, чөнки язучылар корылтаена санаулы айлар гына калды. Язучылар берлеге җитәкчелеге эшчәнлегеннән кемдер канәгать, ә кемнәрдер актив рәвештә җитешсезлек эзли. Хәер, һәр заманда язучылар арасында да, әдәбият тирәсендә булашкан кешеләр тарафыннан да иң тәнкыйтьләнгән кеше Берлек рәисе булгандыр. Бүген Берлек нинди тормыш белән яши, нинди эш-максатлары бар? Болар һәм башка проблемалар хакында Берлекнең рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә кордык.

Ркаил абый, без нинди заманда яшибез? Бу сорау сезнең шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә күпләрнең дикъкатен җәлеп иткән робагыегызны укыгач туды:

Халкыма ярдәм булсын, дип мин сүз әйттем мөнбәрдән,
Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән.
Җасуслар тик яла якты, һәм кул чапты кемнәрдер,
Тәңремә сыгындым әрнеп, үзем сорадым ярдәм.

– Нинди заманда яшибез дигәч, һәрвакыт Равил Фәйзуллинның мәгълүм юллары искә төшә: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…» Үзеңнең кимчелекләреңне, куркаклыгыңны, кыюсызлыгыңны, намуссызлыгыңны заманга сылтау – вак җанлы кешеләр эше. Заман катлаулы, бигрәк тә татар заманы, татар дөньясы. Ләкин кайсы заман гади генә булган? Бигрәк тә безнең илдә… Киңәеп китәсем килми: һәркемнең үз күлмәге үзенә якын, шуңа күрә мин үз дөньябызны, үз вазгыятебезне күздә тотам. Мин күп заманнарны күрдем, ләкин мондый кабахәт заманны күргәнем юк иде әле, дигән бер фикер иясе. Тик кайсы яссылыктан карыйсың бит. Җентекләп карасаң, якты якларны да күреп була. Дөнья актан яисә кара төсләрдән генә тормый. Әлбәттә, соңгы елларда хәлләр катлауланды, хәтта кайчакта ахырзаман җайдаклары юлга чыккандай да тоела. Әлбәттә, бездән бернәрсә дә тормый, дип үз күңелеңә дә йомылырга була. Әмма һәркемнән нәрсәдер торадыр инде ул. Үз сүзеңне кычкырып әйтү дә күп нәрсәне үзгәртә ала. Шул ук вакытта нәрсәнедер ачыктан-ачык әйтсәң, гаеп табып, теләсә нинди ярлык тагып, харап итәргә дә мөмкиннәр. Ләкин шагыйрь, публицист үзенең сүзен, ниндидер юллар белән халкы аңларлык итеп әйтергә тиеш, минемчә.

Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән, дисез бит. Димәк, әйткәнне ишетмиләр.

– Ишетәләр… Ләкин Пушкинның «Борис Годунов» әсәре ничек тәмамлана? Анда дүрт гасыр элекке хәлләр турында сүз бара, ләкин бит берни дә үзгәрмәгән. Менә минем өчен депутат мөнбәре бар. Кем ничек караса да, ул биек мөнбәр, аннан әйткән сүз еракка ишетелә. Һәм, билгеле, анда менгәч, авызны үлчәп ачарга, бәгъзеләр бәйләнмәслек шәкелләр табарга тиеш буласың. Ул трибунага беркайчан менмәгән депутатлар да шактый. Мин исә байтак чыгыш ясадым. Бөтенесе «ә»гә «җә» дип торганда, берүзем каршы сүз әйткәнем дә булды. Хәтта шуннан соң «килешенгән, кемнәндер рөхсәт алганга сөйли» дигән сүзләр дә килеп иреште. Әгәр эндәшми утырсаң, «нишләп утыра ул анда, чалбар төбе туздырып…» – дип гаепләргә дә күп сорамыйлар. Нишләмәк кирәк, башыңа төшсә, башмакчы буласың. Яисә дәүләт төзүче халык әйткәнчә, «назвался груздем, полезай в кузов…» Ни генә кылсаң да, халыкның бер өлешенә берничек тә ярап булмый. Җилгә каршы барырга беркем дә киңәш итми. Аның кыенлыкларын мин үзем генә беләм, дөресен әйткәндә. Шул ук вакытта төрле даирә кешеләре арасында рухи яктан терәк булучылар да җитәрлек. Туфан абый, янәшәдәге депутат коллегаларына: «Сезгә әйтергә ярамый, миңа ярый», – дип әйтә торган булган. Һәм әйтә дә иде турысын ярып! Язучыга, бигрәк тә шагыйрьгә башкача карыйлар. Ул инде элек-электән шулай килгән. Мин дә кайчакта кысадан чыгып китәмдер. Кемдер аны тәртәгә тибү дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма тәртәгә тибү өчен башта тәртә арасына керергә кирәк. Дәүләт эшендә, җәмәгать тәртибендә башкаручы буларак, мин бәлки мичәү атыдыр?

 

 

Хәзерге шартларда язучыга үз укучысын табу ни дәрәҗәдә катлаулы?

– Хәзерге заманда ул шактый катлаулы инде, әлбәттә. Бер яктан караганда… Яшерен-батырын түгел, традицион кәгазь китапны тарату, аны укучыга җиткерү бүген бик кыен. Беренчедән, китап укучылар саны нык кимеде. Икенчедән, китап тарату системасы Советлар иле таркалганнан соң җимерелгән иде, шуннан соң тергезелмәде. Аллага шөкер, Татарстан китап нәшрияты бар, ул – безнең горурлыгыбыз. Анда «социаль әһәмиятле» дигән исемлеккә кергән китаплар дөнья күреп тора. Әмма кайбер язучыларның китапларының берничәшәр ел нәшриятта селкенмичә ятуы да билгеле. Иманым камил, аларның байтагы дөньяга чыгарырлык һәм халыкка тәкъдим итәрлек. Ләкин нәшриятның үзенең дә мөмкинлекләре чикләнгән. Мин аларның эшенә тыкшына алмыйм. Ләкин анда чыгу да әле үз укучыңны таптым дигән сүз түгел. Казанда Татарстан китап нәшриятының өч кенә кибете бар, бу бик аз. Алар районнарда да, чит төбәкләрдә дә булырга тиеш югыйсә. Китапны бүген энтузиастлар тарата. Бу бит моннан 150 ел элгәре булган кырыктартмачылык белән бер! Менә без очрашуларга барганда китаплар алып барабыз. Аның күбесе үзебезнеке, ягъни «Язучы» нәшрияты чыгарган китаплар. «Рухият» нәшрияты да тарату өчен «Татнефть» ярдәмендә нәшер ителгән китапларының бер өлешен Язучылар берлегенә бирә. Ләкин бу да аз. Китап тарату системасы булырга тиеш. Китапка ихтыяҗ бар бит ул. Әйтик, «Казан утлары» журналы, Рөстәм Галиуллин инициативасы белән, кесә китаплары чыгара башлады. Анда хәзерге язучыларның халык яратып укый торган әсәрләре басыла.

Милли китапханәнең җәй айларында иң күп укылган татарча китаплар исемлегендә 10 китапның 7се хатынкыз язучыларныкы.

– Әлбәттә, шулай! Иң күп укылган китап авторларының кайсысы безнең берлектә дә тормый… Һәм бу мөһим дә түгел. Халык укый икән, димәк, ул инде язучы. Аннан соң тагын бер нәрсә бар. Укучыларның да күп өлеше хатын-кыз бит. Ә хатын-кыз язучы җенестәшләренең психологиясен күпкә әйбәтрәк тасвирлый, минемчә.

Сүз башы язучының үз укучысын табу турында иде бит. Хәзер аның бик җиңел юлы бар: ул да булса – социаль челтәрләр. Күзәтеп барырга тырышам: анда нинди генә шигырьләр чыкмый. Кызганыч, безнең күренекле өлкән шагыйрьләр социаль челтәрләр белән дус түгел. Алар интернет җаен белеп тә бетермидер инде. Әсәреңне укучыга җиткерергә теләсәң, бу – иң кыска юл. Шәхсән үзем социаль челтәрләрнең мөмкинлекләреннән файдаланам. Кайбер шигырьләрне җидешәр мең кеше укыган була. Кайберләрен – 1–2 мең. Шигърият өчен бу – бик әйбәт сан. Әлбәттә, шигырьнең төбен, төрле мәгънә төсмерләрен, катламнарын аңлап укучылар күптер дип уйламыйм. Ул элек тә күп түгел иде.

Шигырь язып тамак туйдыручы шагыйрьләр бер илдә дә юк. Шигырь китапларын да наширләр әдәбиятның кимәле төшмәсен өчен чыгаралар. Шигърият дигәндә коммерция максатлары күздә тотылмый. Чөнки шигърият булмаса, әдәбиятның сыйфаты бик нык төшә. Чын шигырь бер йодрыкка тупланган әдәби энергия ул. Шигърият телнең мөмкинлекләрен киңәйтеп җибәрә һәм прозага гына түгел, хәтта публицистикага да тәэсир итә башлый.

Теләсә кайсы халыкның шигърияте зәгыйфь икән, аның прозасы да, публицистикасы да асылда зәгыйфь була. Хәтта гади мәкаләләрдә дә поэтик элементлар булса, аны укуы бөтенләй башка тәэсир калдыра. Шуңа күрә мин шагыйрьнең публицистикасын да әдәби әсәргә саныйм.

Әсәрләрең халык күңелен тибрәндерә икән, күңелендә йөрткән фикерләренә тәңгәл килә икән, синең, һичшиксез, үз укучың пәйда булачак.

 

 

 

Укучы табу җәһәтеннән тәрҗемә ярдәм итә аламы? Сер түгел, татарча укый белүчеләр еллап түгел, көнләп кими.

– Укучы гына түгел, иң аянычы – безнең халык саны кими. Ун ел эчендә миллион татарны югалтканбыз икән, юкны бар дип сөйләп утыру мәгънәсезлек, юкны бушка аудару. Әле үзен татар дип санаган, әмма телен югалтканы күпме?! Әмма алар да үзебезнеке! Яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк: алар кешедә бер-ике тамчы яһүд каны булса да, аны үзләренеке дип саный. Без дә шулай санарга һәм аларны файдаланырга тиеш. Татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен дөнья аренасына чыгаруда алар төп көч була ала, ләкин әлегә безнең бу максатка ирешә алганыбыз юк. Мин, Язучылар берлеге рәисе буларак, башка телдә язучы татар чыгышлы кешеләрне һәрвакыт үз әдәбиятыбыз орбитасына җәлеп итәргә тырышам. Аларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү дә кирәк. Ләкин… Тәрҗемә бик күп чыгымнар сорый. Мәсәлән, урыс теленә тәрҗемәнең каләм хакы оригиналь әсәр хакына караганда да гадәттә күбрәк була. Чыгымлы. Әмма әдәбиятыбызны, бигрәк тә хәзергесен, дөнья мәйданына чыгарырга телибез икән, чыгымнарсыз булмый. Чөнки бу татар халкын дөньяга таныту да булып тора.

Татар әдәбияты соңгы елларда төрки дөньяга таба йөз тотты кебек.

– Әйе. Төрки кардәшләр белән безгә аралашу җиңелрәк. Кайсы төрки илгә барсам да, әдәби багланышларны ныгытырга тырышам. Менә бүген үзбәк каләмдәшләребез белән уртак проектларыбыз бар. Алар белән багланышлар кырык елга якын бөтенләй тукталып торган иде. Хәзер үзбәк телендә татар хикәяләре антологиясе әзерләнә. Шундый ук антологиянең казакъчасы шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Хәзерге заман әдәбияты дигәндә мин ХХI гасыр язучыларын күздә тотам. Чөнки һәр нәшрият бүгенге әдәби әсәрләрне бастырырга тырыша.

Ә үзебезгә килсәк, казакъ шагыйрьләренең антологиясен әзерләп бетердек. Азәрбайҗан әдипләре белән элемтәләребез тагын да ныгыды. Азәрбайҗан телендә татар хикәяләре антологиясе нәшер ителгән иде инде, менә яңа гына үзебездә хәзерге заман азәрбайҗан язучыларының хикәяләр антологиясе дөнья күрде. Җәен Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәрендә төрки язучылар форумы булган иде, анда мин азәрбайҗаннарның күренекле язучысы Элчин Хөсәенуглы белән таныштым. Ул миңа хикәяләр китабын бүләк итте, без аны хәзер татарчага тәрҗемә итәбез. Төрки телле язучылар белән эшләве җиңелрәк. Мәскәүдәге язучылар берлекләре үзләрендә киң колачлы форумнар үткәрмиләр. Мөмкинлекләре дә юктыр инде. Алар гадәттә форумнарны төрле милли республикаларда уздырырга хирыс. Башкортстанда – Башкортстан акчасына, Дагыстанда шулай ук Махачкала хисабына. Алар былтыр мине, Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составына кермәсме, дигән өмет белән шәрәфле кунак итеп Дагыстанга чакырганнар иде. Ләкин ул мәсьәләне рәис хәл итми, корылтай гына хәл итә ала. Минемчә, алар белән иттифакка кермичә дә хезмәттәшлек итеп була. Мәсәлән, АСПИР (Россия язучылар һәм наширләр ассоциациясе) дигән оешма бар. Анда Россиянең 5–6 Язучылар берлеге һәм берничә нәшрият керә. Аның җитәкчесе – күренекле урыс язучысы, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шаргунов. Әле генә Шаргуновның «1993» дигән романын татарчага тәрҗемә иттек. Тиздән ул укучы кулына керәчәк. Уртак проектлар алга таба да булыр, иншалла. БРИКС илләренең язучылары Казанга җыелганда Шаргунов та килгән иде. Ул мине алдагы елларда хезмәттәшлек итү турында сөйләшү өчен Мәскәүгә чакырып китте. Шулай итеп урыс әдәбияты әһелләре белән аралашуны, хезмәттәшлекне дәвам итәбез, ләкин мөстәкыйльлекне дә югалтмыйбыз.

Яшерен-батырын түгел, безгә дөньяга чыгуның ике юлы бар: берсе – төрек теле аша, икенчесе – урыс теле аша. Мәсәлән, Фатих Котлы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә бастырган иде. Аны күреп алып, бәяләп, инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, Канадада басылды. Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романы башта төрек теленә тәрҗемә ителде, аннары француз теленә. Хәзер Хәсән Туфан турындагы әсәрен дә төрекчәгә тәрҗемә итү турында сөйләшәбез. Күптән түгел Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романының беренче китабы Төркиядә дөнья күрде. Кызганыч, бер ай элек кенә төрек язучысы, нашир, «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының баш мөхәррире, Евразия Язучылар берлеге җитәкчесе Якуп Өмәруглы вафат булды. Аның белән уртак проектлар күп иде. Аның урынына килүче Уфук Тузман белән дә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга өметләнәбез.

Тәрҗемә үзәге ни хәлдә?

– Тәрҗемә үзәгендә өч кеше эшли. Аның җитәкчесе – Алия (Алена) Кәримова. Алиянең аралашу даирәсе бик киң. Өч ел эшләү дәверендә яхшы гына уңышларга ирештек дип саныйм. Җыеп әйткәндә, берлеккә сайланганда куелган максатларның күбесе үтәлде дияргә була. Тәрҗемә үзәге булдырылды, нәшрият эшләп китте. Тукай премиясенең күләмен арттыруга ирештек. Иң мөһиме – бинабызга ремонт ясадылар. Юкса кар эрүгә, түбәдән яңгыр ява иде. Вәгъдәләрне үтәдем, инде 5 айдан рәислекнең срогы чыга.

 

 

 

Берлек корылтаенда яңадан үз кандидатурагызны куячаксызмы?

– Белмим әле, күңел төшенкерәк. Кемнәр беләндер көрәшергә дә теләмим, минем яшьтә ул килешми дә. Соңгы вакытта мине тәнкыйтьләүчеләр күренә башлады. Бу табигый. Беркем дә хатадан хали түгел. Әмма форсаттан файдаланып, шәхесемне мыскыл итәргә маташучылар, яла ягучылар да бар. Болар күңелгә тия, билгеле.

Мәдәниятле илләрдә яла яккан өчен судка бирәләр.

– Бәлки андыйлар шуны көтәдер дә… Менә дигән хайп. Бер сөйләк искә төште. «Әйдә көрәшәбез, әйдә көрәшәбез!» – дип, арыслан артыннан бер әнчек йөгерә икән. Арыслан, аңа игътибар итмичә, алга атлавын дәвам иткән. «Көрәшмәсәң, сине куркак дип бөтен дөньяга фаш итәм, куян йөрәкле бегемот дип даныңны чыгарам!» – дип янаган әнчек. «Әнчек белән көрәшкән арыслан дип сөйләүләренә караганда куркак дип сөйләүләре яхшырак», – дигән арыслан.

Каләмдәшләр корылтайда ничек хәл итә инде. Бездә бит рәисне сайлаганда яшерен тавыш бирәләр. Сайламасалар да үпкәм булмаячак, бу вазыйфа, кемдер уйлаганча, бер дә «баллы» урын түгел. Бу вазыйфаны башкарырлык яшьләр дә үсеп җитте.

Биш ай шактый вакыт, тагын нинди эш планнарыгыз бар?

– Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният советында Казанның татар мәктәпләренә фронтовик татар язучыларының исемен бирү тәкъдиме белән чыккан идем. Шунда аларның музей-бүлмәләрен дә булдыру яхшы булыр иде. Патриотизм ул – «ура» кычкырып йөрү генә түгел, үз урамыңны, үз төбәгеңне пөхтәрәк, уңайлырак итү, үз халкыңны ярату, аның каһарманнары белән горурлану да. Шул нияттән төрле чорда яшәгән, батырлыклар кылган каһарман шәхесләребез турында әсәрләр иҗат итү өчен грантлар булдырырга исәп бар. Халкыбызның каһарманнары күп: ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр. Каһарман дигәндә мин сугыш батырларын гына күздә тотмыйм, хезмәт батырларына да дикъкатьне юнәлтү зарур. Бүген алар безгә аерата тансык.

Аерым төбәкләрдә мәдәни тормышны җанландырып җибәрергә кирәк. Мәсәлән, соңгы елларда Чистайда татар мәдәнияте бөтенләй диярлек сүнгән иде. Хәзер анда даими рәвештә татар әдәби кичәләре үтеп тора. Яңа гына Флера Тарханованың музей-бүлмәсен ачтылар. Аңарчы Исхакыйга багышланган «түгәрәк өстәл» мәҗлесе уздырдык. Без китүгә үк бөек язучының туган авылы Яуширмә юлларына асфальт түшәделәр. Чистай инкыйлабка кадәр татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Мемориаль такталар куйганда да шуны исәпкә алып, Язучылар берлеге исеменнән Чистайга бәйле унга якын шәхестән тәшкил исемлекне мәдәният министрлыгына һәм Чистай хакимияте хозурына тәкъдим иттек. Анда кызлар мәдрәсәсен җитәкләгән Нәҗип Әмирхани да, Тукайның музасы Зәйтүнә Мәүлүдова да, хәрби эшлекле Хөсәен Мәүлетов та, язучы һәм нашир Фатихи Кәрими дә һ.б. бар.

Гомумән, районнарда әдәби очрашуларны даими үткәрергә тырышабыз. Тәрҗемә үзәгенең дә эше дәвам итә. Әле бик тырышып хәзерге заман чечен шигърияте антологиясен әзерлибез. Эшлисе эшләр күп әле.

Депутат буларак сессиягә әзерләнәсезме?

– Кузгатырга уйлаган мәсьәләләр бар, алдан кычкырасым килми. Берсен генә әйтәм. Җирле үзидарә турында федераль закон әзерләнә. Мәскәүләр авылларда үзидарәне танымаска маташа. Моңа, әлбәттә, кискен каршы төшәргә кирәк. Ул маддә кабул ителсә, авыл тормышына тагын бер удар булачак.

Мин бик импульсив кеше бит. Тәрҗемәче кызлар иртәгә сессия дигән көнне: «Ркаил абый, син сөйлисеңме?» – дип сорыйлар гадәттә. Текст белән таныш булсалар, урысчага тәрҗемә итү ансатрак бит (ә мин гелән дә диярлек татарча сөйлим). Юк, дисәм, күңелләре төшкәндәй, ә-әй, кызыгы булмый икән сессиянең, дигән булалар. Ләкин мин кайчакта алдан ниятләмәгән килеш тә чыгыш ясыйм. Андый чаклар еш була. Әле 6 нчы чакырылышның соңгы сессиясендә мәгариф министры Илсур Һадиуллин чыгышыннан соң да сүз алмый булдыра алмадым. Татар теленнән җиде кеше БДИ имтиханын биргән, дип горурланып сөйлибез, аларны каһарманнар иттек. Әйе, алар – бик лаеклы балалар. Ә гомумән хәлне алып карасак, еларлык бит! Чөнки татар теленнән БДИ беркемгә кирәкми!

Берничә көн элек федераль күләмдә туган тел укытучылары форумы узды, ачылышында мин дә булдым. Татарча бер сүз юк. Мәскәү оештырган, дөрес. Ләкин бит ул безнең җирдә бара – Казанда! Димәк, татар теленә аз гына булса да хөрмәт булырга тиеш иде. Юк! Инде һич югы бер шәп җырчыны чакырып җырлатсалар да нинди шатланыр идек! Без бит шәп җырлыйбыз, шәп биибез дә…

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


2 фикер

  1. Ркаил Зайдулланын эйткэн фикере белэн берсузсез кушылам. Ркаиль татар халкы очен , уз кочен биреп , тырышып тырнаша.
    Без татар халкы — сезнен белэн горурланабыз, Ркаиль! Сез- татар язучылар Рэисе булып калуыгызны телибез!🙏

  2. Юк, Зәйдулла, син үзеңнең урында!

    “Мин, бәлки, мичәү атыдыр” (Ркаил Зәйдулла әңгәмәсеннән)

    Кәефеңне төшермә әле,
    уйла эшең турында …
    Юк, Зәйдулла, читтә түгел,
    син үзеңнең урында!

    Нинди мичәү аты булсын?
    Әйткәнеңне төзәт, син…
    Җигелеп алга сөрүче
    буразнада төп ат син!

    Ә яныңа күп сырышкан,
    япь-яшь мичәү атлары…
    Ә аларның, чыгымларга
    сорап тормас чаклары.

    Дилбегәне бушаттыңмы,
    тибенәләр тәртәгә.
    Артык булмас, камчыласаң,
    елга өч- дүрт мәртәбә.
    27.09.2024.

Фикер өстәү