Ферритиныңны тикшерт! Хәлсезлектән, йокымсырау, чәч коелудан интеккән кешеләргә еш кына шундый киңәш бирәләр. Ферритин нидән гыйбарәт? Ул ник түбәнәя?
Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
– Ферритинны еш кына гемоглобин белән бутыйлар. Аларны ничек аерырга?
– Дөрестән дә, алар икесе гел янәшә йөри. Ферритин – составында тимер булган аксым. Организм әлеге матдәгә кытлык кичергәндә, аны ферритиннан ала. Гемоглобин – шулай ук тимергә бай аксым. Әмма ферритиннан аермалы буларак, ул организмны кислород белән дә баета. Организмга тимер җитмәгәндә, кешенең гемоглобины түбән була. Әмма гемоглобины нормада булса да, организм тимергә кытлык кичерергә мөмкин. Шуңа күрә иң беренче чиратта ферритинны тикшертергә кирәк. Ул төшкән булса, кешедә анемия башланырга мөмкин.
– Ферритин түбән булу куркыныч, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Ферритинның артык түбән булуы да, артык югары булуы да куркыныч. Бу организмда тискәре үзгәрешләр башлануы турында сөйли. Ул түбән булганда, әйткәнемчә, организмда тимер запасы кими. Бу исә гемоглобинның кимүенә китерә. Күзәнәкләр кислородка кытлык кичерә башлый. Андый чакта кеше үзендә хәлсезлек сизә, башы әйләнә, чәче коела, тәм тоюы үзгәрә, тән тиресе корый, төссезләнә, тырнаклары катламлана, гел йокысы килә. Ферритин югары булган кешеләргә дә тынычланырга ярамый. Ник дигәндә, ул организмда ялкынсыну күзәтелгәндә дә күтәрелергә мөмкин. Хроник авырулары булган, ревматизмнан, яман шештән интеккән, бавыры авырткан кешеләрнең дә ферритины югары була.
– Ферритин ник түбәнәя?
– Ашказаны, эчәк авырулары вакытында тимер начар үзләштерелә. Димәк, кандагы ферритин дәрәҗәсе дә түбән булачак. Организм тимерне чамадан тыш яхшы үзләштерсә, ул теге яки бу әгъзада тупланып, аңа, киресенчә, зыян салырга мөмкин. Сидек, тын юлларында ялкынсыну күзәтелгәндә, аутоиммун чирләр вакытында ферритин дәрәҗәсе үзгәрәчәк. Бавыр, калкансыман биз дөрес эшләмәгәндә, кешенең ферритины түбән була. Ямаш шеш вакытында исә аның күләме, киресенчә, чамадан тыш артып китә.
Ферритин түбән булганда ничек тукланырга?
* Иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый чакта эчәргә тиешле даруларны фәкать ул гына билгеләргә тиеш.
* Ферритин һәм гемоглобины түбән булган кешеләргә ит, бавыр ашарга киңәш ителә. Алардан организм тимернең 30 процентын үзләштерә.
* Соя, борчак, ясмык кебек кузаклылар, карабодай боткасы, алма да тимергә бай.
* Шунысын да истә тотарга кирәк: сөт ризыклары организмга тимерне үзләштерергә комачаулый. Шуңа күрә кандагы ферритин, гемоглобин дәрәҗәсе түбән булган кешеләргә сөт ризыкларыннан баш тартырга кирәк.
* Чәй, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән дә баш тарту хәерле.
* Ашаганнан соң сок, компот эчеп куюдан да яхшысы юк. Алардагы С витамины, аскорбин кислотасы тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.
Ферритин нормасы
Яшь | Күрсәткеч (мкг/л) |
1–2 ай | 200–600 |
2–5 ай | 50–200 |
5 ай – 15 яшь | 7–140 |
Хатын-кызлар | 10–120 |
Ир-атлар | 20–250 |
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat