Зөлхәбирә әби: «Тол калсам да, ялгыз булмадым»

Бергә җыелганда алар өйгә сыймый. 94 яшьлек Зөлхәбирә әбинең балалары, онык-оныкчыкларын бөтенесен бергә җыйсаң, 84 кешегә тула. Аның 8 баласы, 27 оныгы, 47 оныкчыгы һәм 2 оныкчыкның баласы бар. Килен-кияүләрне дә кушкач, барлыгы 117 булалар.

Зөлхәбирә әби 1930 елда Балтач районының Норма авылында дөньяга килә. Абыйсы Морат, аннан соң Зөлхәбирә туа. Кыздан соң тагын өч малай туа. Әмма алар барысы да сабый чакта ук үләләр. Хәсрәт гаиләне тарката.

– Әтиебез Рамазанның холкы бик коры иде. Әниебез Гайшәне аерып җибәрде. Ул кире үз йортына кайткач, бабайлар риза булмый. Әниебез туганнарына ияреп, Урал якларына урман кисәргә чыгып китә. Әтиебез өйгә үги әни алып кайтты. Ул безне якын итмәде, кырыс булды. Аңа ияләнә алмыйча, абыем белән өйдән чыгып киттек. Ашлык ташучы атчыларга утырып Шәмәрдәнгә мендек. Товар поезды белән Урал якларына киттек. Ул вакытта мин әле 5–6 яшьләрдә генә идем, ә абый миннән ике яшькә олы, – дип искә ала Зөлхәбирә әби. – Поездда тәүлек буе  бардык. Урман кисүчеләрдән сораша-сораша, урман эчендә әниебезне эзләп таптык. Елый-елый кочаклашканыбыз, шатланганыбыз әле дә хәтердә. Ул вакытта инде әниебез Габделбәр исемле абый белән никахлашып, бергә яши башлаган иде. Ул абый безне якын итте, кире какмады. Анда ел ярым тирәсе яшәгәнбездер. Урман кисүчеләргә икенче як урманга, башка урынга күчеп урнашырга кирәк иде. Әниебез белән яңа әти безне кире Нормага алып кайттылар. Ә өйдә әти белән үги ана каршы алды. Әти безне кабат җибәрмәде, китәргә рөхсәт бирмәде.

Озак та үтми сугыш башлана. Әтиләрен Казанга дары заводына эшкә алалар. Морат абыйсын ФЗӨ мәктәбенә җибәрәләр. Зөлхәбирә авылда казлар көтә башлый. 1950 елда кияүгә чыга ул. Сугыштан кайткан Муллагариф белән кавышалар. Иренең 1 яшьлек баласын да үз канаты астына ала.

– 1951 елның августында улыбыз Харис туды. Ул вакытта декрет ялы 40 көн генә бирелә иде бит. Бәбәйне каенанага тапшырып, эшкә чыктым. Эшем ферма, амбар тирәсендә булганда, тиз генә кайтып, имезеп китә торган идем. Басу, урман эшендә булганда, имезлек белән үсте инде ул балалар. Балаларны карап, барлап үстерешкән өчен каенанама рәхмәтле мин, килешеп 20 ел бергә яшәдек, – ди әбекәй.

Ире Гариф белән озак яшәү насыйп булмый аңа. Олы улы армиядә, төпчек кызы балалар бакчасына йөргән вакытта үлеп китә ул. Парлы тормыш нибары 21 ел дәвам итә. Әбекәйнең хәсрәте моның белән генә бетми әле. Ике улы, бер оныгы, бер кияве бик иртә вафат була аның.

– Тол калсам да, ялгыз булмадым. Балаларым гел янымда. Картлык җиткәч, хәтер генә какшады, – ди ул. – Ике оныгымны дүрт күз белән көтеп яшим. Алар махсус хәрби операциядә катнаша. Алар гына түгел, бөтен ир-егетләр исән-сау булсын, дип дога кылам. Оныгымның улы Илнар әле менә ялга кайтып китте. Бу хәлләр башланганнан бирле анда инде ул балам. Раушан оныгым тиздән кайтырга тиеш. Аны көтәбез. Икесе дә өйләнмәгән, япь-яшь балалар әле. Гомерләре генә бетмәсен. Әти-әниләре янына исән-имин кайтсыннар иде.  Шул теләк белән яшибез.

94 яшендә булса да, Зөлхәбирә әби тик утырмый: кич утырып бияләйләр бәйли. «Кулым эшсез торып өйрәнмәгән», – ди ул. Кызлары матур-матур җепләр алып кайтып кына тора икән.

– Бияләйне балаларыма, оныкларыма бүләк итәм. Алар бик күп. Барысына да бәйләп өлгертәсем килә, – ди ул. – Кызым Сылубикә белән яшим. Балаларым гел хәлемне белеп тора. Бар бәхетем картлыгыма калган икән. Бергә җыйналганда, гармун алып, җырлашып утырырга яратабыз. Йорт җитеш, кияр киемнәр күп, өстәлләр сыйлы, ашар ризыклар мул хәзер. Яшисе килә әле.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү