Ач карынга йөгерергә ярыймы?

Кызым иртән иртүк йөгерергә чыга башлады. Хәлдән таеп кайтып керә. Алай ярамый, дип әйтүемне колагына да элми. Җитмәсә, ничек тора, шулай чыгып китә. Бер йотым су да эчми. Ач карынга йөгерергә ярыймы икән ул? Белгечләр бу хакта ни уйлый икән?

Саҗидә Гайнетдинова. Алабуга

Юлия Зинченко, диетолог:

– Ач карынга, гомумән, бернинди спорт төре белән дә шөгыльләнергә ярамый. Иртәнге йөгерү, күнекмәләр ясау да шушы кагыйдәләргә буйсына. Төн чыкканда организмда, бигрәк тә бавырда углевод запасы нык кими. Бу исә канда шикәрнең кимүенә, ягъни гипогликемиягә китерергә мөмкин. Ягъни мәсәлән, кул-аяклар «мамык»ка әйләнә. Мондый халәттә йөгерү турында хәтта сүз дә булырга мөмкин түгел. Йөгерергә чыгар алдыннан иртәнге ашны ашаганнан соң, аның эшкәртелүенә дә вакыт бирергә кирәк. Ашау җиңелчә генә булырга мөмкин. Шулай ук су эчәргә дә онытмагыз. Йокыдан торгач ук бер стакан су эчеп кую әйбәт.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү