Олысына да, кечесенә дә кирәк. Әти-әниләр бакчага йөрүче сабыйны, БДИга әзерләнүче үсмерне дә репетиторга алып бара. Акчаны кызганмыйлар. Нәрсә бу – баласын алдынгы итү теләгеме, әллә мәктәп укытканнан канәгать булмаумы? Белгечләр фикеренчә, икесендә дә хаклык бар. «ВТ» хәбәрчесе мәктәп белеме һәм өстәмә дәресләргә ихтыяҗ турында белеште.
Яшьләр өйрәтсен
Мөслим кызы Илина Бариева быел БДИда химия сынавыннан 100 балл туплаган иде. Хәзерге вакытта ул Мәскәү вузында табиб белгечлегенә укый. Бер ай элек үзе дә Мәскәү балаларына онлайн түләүле дәресләр бирә башлаган. Әлегә тәҗрибәсе зур түгел, шуңа күрә сәгатенә 700 сум гына ала. Бу акчаны ил башкаласы өчен бик юнь бәя дип саный.
– Мәктәптә укыганда химиядән үземә репетитор яллаганым булмады. Тырышып укысаң, аның кирәге юк. Сыйныфташлар арасында курслар сатып алучылар булса да, кайберләре аның буенча үзләре өйрәнә алмады. Шуңа күрә әти-әниләре репетитор яллады. Бу яктан мин үз-үземне җиңә алдым, – ди Илина.
Кичәге укучы фикеренчә, БДИ елдан-ел катлаулана бара, аны яхшы бирү өчен мәктәптә бирелгән белем генә җитми. Мәктәп программасы буенча укытылмаганнар да күп.
– Бүген репетиторлык белән күбрәк яшь укытучылар, студентлар шөгыльләнә. Аларга ихтыяҗ зур. Ни өчен дигәндә, алар БДИны үз башыннан үткән. Өлкән мөгаллимнәр аның тәртибен дә, бланклар тутыруны да аңлап бетермәскә мөмкин. Мин хәзерге вакытта 4 укучыны сынауга әзерлим. Теманы бик гади итеп аңлатам. Менә шуның өчен дә яраталар үземне, – ди ул.
Башкалада математика укыткан Әлфинә Халикова мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, андагы мәшәкатьтән туеп, репетиторлыкка күчкән.
– Балаларны тыңлатып булмый. Яшь булгангамы, санламадылар. Шуның өчен дә мәктәптән китәргә туры килде. Күзгә карап кына утырсалар, гомер буе шунда гына эшләр идем. Белемгә омтылган баланың тәрбиясе дә башка. Ә боларның укыйсы килмәде. Хәзерге вакытта эшем бик тыныч. Теләк белдерүчеләр күп, барысын да чакырып бетереп булмый. 6–7 дән арттырмыйм. Комсызлану гадәтем юк. 45 минутлык дәрес – 600 сум, – ди Әлфинә Халикова.
Акча түкмәсеннәр
Россиядә репетиторларга ихтыяҗ арта. Бу – әти-әниләр фикере. Алар хәзер БДИга әзерлек кенә түгел, хәтта бакчага йөрмәгән сабыйлары өчен дә укытучы эзли. Инде башлангыч сыйныфта ук балаларның белемен арттыру нияте белән йөрүчеләр бар. Дөресрәге, 35–40 укучы утырган сыйныфта балаларына укытучыдан игътибар җитми дип уйлыйлар. Бер сәгать укыту уртача 600–700 сумнан башлана. Бәя берничә мәртәбә артыграк та булырга мөмкин.
Менә хәзер шуңа чик куярга җыеналар. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, белем бирү сыйфатын күтәргән очракта, әти-әниләргә репетиторларга акча түгәргә туры килмәячәк. Бу хакта ул Президент каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында әйтте. Киләсе елның мартында тәкъдим ителәчәк Мәгарифне үстерүнең яңа стратегиясендә мәктәпләрдә әлеге хезмәтне түләүсез күрсәтү мәсьәләсе дә каралачак. «Әти-әниләр репетиторларга акча сарыф итәргә мәҗбүр. Репетиторлар – еш кына үзләре дә йә хәзерге укытучылар, йә мәктәптән китеп, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр. Без репетиторлыкны бушлай дәресләргә алыштырырга җыенабыз. Акча чыгармыйча, балалар БДИ бирә алсын өчен кирәк бу. Әлеге мәсьәлә буенча аерым эшче төркем булдырылды», – диде Дмитрий Чернышенко.
Рособрнадзор идарәсе башлыгы Анзор Музаевны да репетиторлык хезмәтенең зур тизлек белән үсүе борчый. «Репетиторларның мәктәптә укытып киткән укытучылар икәнлеге аңлашыла. Аларны кире кайтарырга кирәк. Мәктәпләрдә бердәм дәреслекләр, программалар буенча укыта башлагач, репетиторларга ихтыяҗ кимеячәк», – дип фаразлый Анзор Музаев.
Аннан башка булмый
КФУдагы Психология һәм мәгариф институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары, белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Алмаз Галимов киләчәктә репетиторларның эше бетмәс дигән фикердә.
– Хәзер репетиторсыз укучы бармы икән? Мәктәп системасы шуңа этәрә бит. Олимпиада, 9–11 сыйныф имтиханнарына мәктәптә генә яхшы итеп әзерләнергә мөмкин түгел, – ди Алмаз Галимов. – Әти-әни моның өчен күп акча сарыф итә дисез икән, моңа бит репетитор гаепле түгел. Моның өчен мәгариф системасы җаваплы. Мәктәп дәресләрендә тирән белем бирелә һәм ул югары уку йортына керергә, олимпиадаларда катнашу өчен җитә икән, әлбәттә, әти-әни акча сарыф итмәячәк. Икенче яктан, алар мәктәптә яхшы уку өчен генә әзерләми бит. Төрле конкурс, имтиханнар, вузга керергә ярдәм итәләр. Репетиторның эше бетмәс. Советлар Союзы вакытында да бар иде алар. Без өстәмә дәрес алу өчен төрле укытучыларга йөрдек. Репетитор ул – акча түләп кенә йөрү дигән сүз түгел. Ул – өстәмә әзерлек. Мин норматив рәвештә аларны өстән тыеп булуын күз алдына китерә алмыйм. Әгәр баланың әти-әнисе укытучыга өстәмә рәвештә әзерләнергә мөрәҗәгать итә икән, моның зыянын күрмим.
Шул ук вакытта Алмаз Галимов баласын бакчадан ук репетиторларга йөртүчеләрне аңламавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, әти-әниләр бу яшьтә сабыйларын мәктәпкә әзерләргә тиеш, дип уйлый. Укый, яза белсен, чит телләрне белсен. «Бу – мәктәп эше. 4–5 яшьтән төрле курсларга йөртеп, баланың белем алудан гайрәтен чигерергә кирәкми. Ул укый, яза белә, мәктәпкә килгәч, тагын шуны ук өйрәнә. Шуннан соң баланың уку теләге юкка чыгарга мөмкин. Монда нишләп йөрим, кызык түгел, дип уйлый башлаячак ул. Мәктәпкә карашы үзгәрәчәк», – ди Алмаз Галимов.
Казандагы 155 нче гимназия директоры Наил Фазылов фикеренчә, репетитордан файда күргән балалар да бар.
– Мәктәптә укытучыга үз укучыларына репетитор булырга ярамый. Бездә андыйлар юк. Түләүле хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесе – студентлар. Укучыларның төрлесе бар. Кайберләре тиз ота, кайберләре авыррак укый. Соңгыларына кирәк дип саныйм. Бик яхшы укучылар да репетитор белән шөгыльләнеп, югары нәтиҗәләргә ирешә бит, – ди Наил Фазылов.
Сез репетитор яллыйсызмы?
Лилия Сәлимова (Арча районы):
– Без район үзәгендә яшибез. Шуңа күрә шәһәр бәяләре белән чагыштырганда бәяләр арзанрак. Кызыбыз 9 сыйныфта белем ала. Рус теле һәм математикадан атнага бер мәртәбә йөртәбез. Бер сәгате – 600 сум. Элек без укыганда укытучылар теманы аңлап җиткермәгән баланы дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнеп, теманы аңлата иде. Хәзерге укытучыларның алай эшләргә вакыты юк. Чөнки ул ике сменада да кичке 7 гә кадәр укыта. Моңа кадрлар җитмәү дә сәбәпче. Укытучы «кирәгеннән артык» өстәмә чаралар оештыруда да катнаша.
Айгөл Ибраһимова, өч бала әнисе:
– Репетитор ялларга мәҗбүр булдым. Ни өчен дигәндә, мәктәптә укыту алымы бик ошап бетми. Укытучылары да гел алышынып торды. Балаларым бик акыллы, хәзер шул бушлыкны тутырырга гына кирәк. Олы улымның инглиз теле дәресенә йөрисе килми башлады. Көн саен начар билге, кисәтүләр, күз яшьләре. Үзем кызып китәм, балам елый. Баланың тырышканын да күрәм – барып чыкмый. Артык акчам булмаса да, өстәмә дәресләр алырга булдык. Өйдә аерым шөгыльләнгәндә, үзгәреш тә бар кебек. Балада җаваплылык хисе дә сизелә. Кызымны да инглиз теленнән килеп укыталар. Мөмкинлек булса, инглиз генә түгел, кытай телен дә өйрәтер идем әле.
Марат Әхмәтвәлиев, ике бала атасы:
– Репетиторлык кирәкми, элек аннан башка да укыдык бит әле. Чит телдә кирәкмәде. Бөтен кеше дә Америкага китми бит. Вузда укыдык, өйрәндек. Балаларны башлангычта инглиз теленнән дәрес әзерләтер дәрәҗәгә җиттек. Репетитор кысасына баланы ОГЭ, БДИ дигәннәре кертеп утыртты. Дәүләт үзе мәҗбүр итә. «2ле»гә укыган бала мәңге репетитор яллап укымый. Аңа кирәкми дә ул. Еламый да. Андый дәресләрне көн-төн башын бәрә-бәрә укыган бала гына ала. Ул болай да – отличник. Аның өчен «3ле», «4ле» билгеләрен алу фаҗигагә тиң. Ул баланың психикасына сеңгән инде. Әти-әнисе дә, баласы да «5ле» артыннан чаба. Бала сәламәтлеге турында уйламыйлар да.
Зәйнәп Фәхриева, дәү әни:
– Бүген репетитор – замана таләбе. Кемдер баласын махсус уку йортларына әзерли, кемдер билге артыннан куа. Соңгысы – минемчә, зур проблема. Кайбер баланың телләр өйрәнүгә сәләте бар. Җырчылар кебек колагына аю басмаган. Икенчеләрендә бу юк. Ул балага елый-елый укырга туры килә. Имеш, сыйныфташларыннан артта калмасын. Укытучыдан кисәтү дә ишетәсе килми. Алар кәефсез, елап кайтып керсәләр, безгә дә рәхәт түгел. Кызып китәсең, ачуланып ташлыйсың… Үзеңнең дә, балаларның да кәефе китә. Мәктәптә уку җәза булмасын инде ул. Сөенеп барсыннар, сөенеп кайтсыннар иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat