Газетага язылу

«Бик көтәбез!»: танылган актрисаның кызы әни булачак!

«Моя прекрасная няня» сериалы аша танылган Анастасия Заворотнюкның олы кызы Анна шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты. 28 яшьлек Анна беренче тапкыр әни булачак.

«Бик көтәбез сине!» – дип, фотолар урнаштырып язып куйган Анна үзенең социаль челтәрләрендә.

Аннаның ире – бизнесмен Тимур Исмаилов. Алар Нью-Йоркта укыганда таныша. Алар 2022 елда никахларын рәсмиләштерә.

Мәгълүм булганча, Анастасия Заворотнюк моннан ярты ел элек глиобластома диагнозыннан үлгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре