Газетага язылу

Белгеч Яңа ел төнендә күпме мандарин ашау сәламәтлеккә зыян салмавын әйткән

РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы мөдире «Газета.ru» интернет-басмасына мандариннарның файдасы һәм куркынычы турында сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, хәтта бәйрәм көннәрендә дә олы кешегә тәүлегенә 4-5 мандариннан да артык ашарга ярамый. Мандаринны артык күп ашау ашказаны белән проблемалар һәм аллергия чыгарырга мөмкин. Яңа ел җиләк-җимешенең файдалы якларына килгәндә, аның составында иммунитетны, күз сәламәтлеген һәм тирене ныгыту өчен кирәкле С, A, B6 һәм E витаминнары бар. Шулай ук мандариннар антиоксидантларга бай, бу исә картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге тәмле җиләк-җимеш кан әйләнешен дә яхшырта. Хәтта мандаринның кабыгы да файда китерә ала. Анда булган эфир майлары нерв системасын тынычландыра, шуңа мандарин кабыгын чәйгә өстәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре