Казан мәктәпләрендә туклану бәясе артачак

2025 елда Казан мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте Telegram  каналында  хәбәр итә. 

Ирекле сайланган меню – 89 сумга, комплекс – 63 сумга, иртәнге аш яки кичке аш – 43 сумга, аш 20 сумга төшәчәк.

«Бәяләр халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәннәрдән берсе булып кала. Индексация 1,5 елдан артык үткәрелмәгән», — дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.

Шул ук вакытта укучыларның яртысыннан артыгы, 92 меңе, шәһәр бюджеты хисабына бушлай туклануын дәвам итәчәк. Аларга башлангыч сыйныф укучылары һәм ташламалы категорияләрдән 5-11 сыйныф укучыларының 18 проценты керә, дип искәрттеләр мэриядә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү