«Каенанам улыма исеме белән түгел, зинадан туган бала дип кенә эндәште»

Булачак ирем белән моннан 20 ел элек таныштык. Укырга керәм дип, авылдан Казанга килгән көннәрем. Гөнаһ шомлыгына, педагогика училищесына документлар тапшырырга соңга калдым. Авылга кайтып китүләре оят. Апам киңәш иткәч, тоттым да 16 нчы заводка эшкә кердем. Рамилне әнә шунда очраттым. Дөресрәге, ул үзе килеп сүз катты.

Армиядән кайтып, заводта ике елдан артык эшли икән инде. Тормышны бераз күрергә өлгергән. Ә минем 18 яшьлек юләр чагым. Шул әйләнгән башым харап итте дә инде мине. Кич дус кызым Миләүшәнең туган көненә бардык, иртән Рамил бүлмәсендә уяндым. Ничек кайтканны, ниләр булганны хәтерләмим. Уеннан уймак үзен озак көттермәде, бер айдан авырлы икәнемне белдем. Котчыккыч хәл. Әти мәктәптә укыта, әни колхозда баш бухгалтер. Ничекләр, кайтып, яңалыкны җиткерәсе?

Үзем генә кайтып күренергә курыктым: авылга Миләүшә белән юл тоттык. Икенче көнне Рамилне көтәбез. Төш вакытында, җизнәсен ияртеп, Рамил килеп керде. Ике район арасы 300 километр! Тик әти каты торды: кызына кияүгә чыгарга иртә икән әле! Ник ашыкканыбызны әйтеп салырга беребезнең дә батырлык җитмәде.

Авылдан мин – ирсез, Рамил исә хатынсыз китте. Шулай да бер атнадан мине үзләренә алып кайтты һәм безнекеләргә хәбәр салды: «Кызыгыз бездә. Никахка килегез!» Күпме көтсәк тә, килмәделәр. Ә шәһәргә матур тормыш эзләп киткән кыз бер белмәгән авылда яшәп калды. Баш бирмәс каенана, әле кияүгә чыкмаган өч сеңел янында.

Җиде айдан улыбыз туды. Инде бераз йомшарлар дип уйлаган идек, кая ул?! Каенанам улыма исеме белән түгел, зинадан туган бала дип кенә эндәшә. Каршы әйтергә йөрәк җитми иде әле ул чакта. Миңа да юньле сүз эләкмәде. Әгәр син очрап бәбигә узып куймасаң, Рамил күрше Ландышка өйләнәсе иде – бу сүзне ике көннең берендә ишетәм. Нәрсә эшләсәм – шул гаеп санала. Каенана мыскыл итеп тора, мин ярарга тырышам. Өйдәгеләр күрмәгәндә күз яшьләрем күп акты инде. Мунча кергәндә рәхәтләнеп елар идем. Рамилне гаепләмим, начар ир булмады ул. Бәрмәде, какмады. Тик менә әти-әнисенә каршы сүз әйтеп, мине якламады. Шул якламавына гарьләнер идем инде.

Бер-бер артлы өч сеңел дә кияүгә чыкты. Берсе чит илдә яши, икенчесе – Мәскәүдә, өченчесе – Казанда. Үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыкса да, ир ягына барып та караганы юк. Кунакка туры безгә кайталар, бездән китәләр. Кияү әти-әнисе йортына рөхсәт белән генә барып килә. Ә мин, киресенчә, әти-әнием янына кайтыр өчен айлар буе баш күтәрми эшлим. Әле ул кайтуны да шулкадәр мескенләнеп сорыйм. Каенана рөхсәт итсә, юлга кузгалабыз. Ике көн йоклап калсаң, кайтуга тавыш чыга. Түздем, каршы әйтмәдем.

Олы улыма 10 яшь вакытта каенана авырып китте. Табибтан табибка йөри башлады. Ике ай эчендә бөтенләй сулды. Казан онкология хастаханәсе юлын күп таптадык. Шулчакта көтелмәгән сүз әйтте: «Минем чын кызым син булгансың икән бит», – диде. Үзенекеләрнең вакыты булмады. Чит илдәгесе, кайтып тормыйм, акча гына салам, диде. Мәскәүдәгесе, мин сине бернишләтә алмыйм, дип СМС җибәрде. Казандагысы, эшемне югалтасым юк, диде. Бу җавапларны ишетеп, әни күп елады. Табиблар аңа ике ай гомер бирде, ә ул ике атнадан китеп тә барды.

Никадәр усал булса да, әнине югалту бик читен булды. Өйнең нуры китте. Әти әнинең кырыгыннан соң өйгә икенче хатын алып кайтты. Баксаң, инде өч ай тирәсе бергә булганнар икән. Безнең сүзне ишетергә дә теләмәделәр: 51 яшьлек әтигә хатын кирәк икән.

Тормыш элеккесеннән дә битәрләнде. Кереп-чыгып йөрү өчен йортта тагын бер ишек пәйда булды. Шулай итеп, икегә бүленеп яши башладык. Кухняга кереп, мин пешергәнне ашыйлар да үзләре ягына чыгып китәләр. Өч ай дигәндә, яңа хатын үзен күрсәтә башлады. Балалар тавышы ошамый дип, өйне тагын бер кат такта белән бүлдертте. Бер түбә астында бөтенләй сөйләшмәс булдык.

Озак яшәмәде безнең белән яшь хатын. Бер ел дигәндә без өйдә юкта бар әйберен җыеп чыгып та китте. Өйдәге кашык-чәнечке, табак-чынаякка кадәр алган. Артыннан бармадык, эзләп йөрмәдек. Әти дә артык борчылмады, шифаханәгә барган җиреннән бер хатын ияртеп кайтты. Монысының яше безнең белән бер тирә. Күпме генә әйтеп карасак та, әтинең күзе томаланган иде инде. Бераз яшәгәч, икәүләшеп безне өйдән куа башладылар.

Йөрәге тоткан иремне көчкә хастаханәгә алып барып җиткердек.

Язмыш үзенчә хәл итте. Ирем, башка авылга кайтмыйм, дигәч, өч баланы ияртеп, минем әти-әни йортына юл алдык. Газизләрем шатланып туя алмады. Әти генә безнең белән озак яшәмәде. Ике ел дигәндә яман чирдән китеп барды. Әнигә 72 яшь инде. Кадерләп яшәтергә тырышабыз. Ә каенатам өченчегә өйләнде инде. Яңа хатын үзе белән балаларын да алып килгән. Дөрес булса, өенә кертмәгән чаклары да күп була икән. Үзебезгә алып кайтасы килә дә, Рамил каршы.

Гөлсинә Саттарова

(Адресым редакция өчен генә.)

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү