«Язмышыма рәнҗеп яшәгән көннәрем күп булды»: яман шеш белән көрәшүчеләр ничек яши?

Мин дөрес яшәмәгәнмен! Сигез ел буе күкрәк яман шешенә каршы көрәшкән 43 яшьлек Гөлнара Гәрәева яман чир биргән иң зур сабакларның берсе дип әнә шуны атый. Һич көтмәгәндә тормышының астын өскә китергән яман чир тормышка гына түгел, әнә шулай үзенә дә башкача карарга өйрәткән аны. 

– Яшермим: чир турында ишеткәч, язмышыма үпкәләп, рәнҗеп яшәгән көннәрем күп булды. Ни өчен шулай килеп чыкканын соңрак кына аңладым: мин дөрес яшәмәгәнмен. Табибларның еш кабатлый торган гади генә киңәшләренә колак салу кирәк булган югыйсә, – дип көрсенә Чаллыда яшәүче Гөлнара. – Дөрес туклану турында әйткән дә юк инде, йокы туйганчы йоклаган чакларым аз булды, артык авырлыктан интектем. Саф һавада йөрүнең дә нәрсә икәнлеге онытылган. Анысын да шушы мәкерле чир искә төшерде. Буш вакытта озаклап саф һава, урман һавасы сулый башладым. Ул гына да түгел, урман һавасы миңа кандагы лейкоцитларны нормага китерергә ярдәм итте. Чир аяктан екмасын дисәң, гел хәрәкәттә булырга тырышыгыз. Стресс вакытында тынычлык та бик кирәк. Никадәр тыныч булсаң, чир дә шулкадәр тизрәк чигенә.

Бүген республикада Гөлнара кебек яман шеш белән көрәшүче 127,5 мең кеше яши. Узган ел Татарстанда 19 452 яман шеш очрагы ачыкланган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Бер ел эчендә яман шештән үлүчеләр саны исә 1,9 процентка арткан. Шул рәвешле хәзер республикада 100 мең кешегә онкологиягә бәйле 176,8 үлем-китем очрагы туры килә.

Яман шешкә бәйле саннарның арта баруы борчуга сала. Республика онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятовның сүзләре сискәндерә: республикада яман чир белән авыручылар хәзерге диспансер бинасына гына сыешмый, яңа сырхауханә кирәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов яман шеш белән авыручылар саны артуны демография белән дә бәйли.

– Соңгы ун елда республикада яше 60 тан узган өлкәннәр саны 23,2 процентка артты. Диагностиканың алга китүе дә зур этәргеч булды. Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагында кулланылган алдынгы технологияләр, дәүләт программалары бик күп чирләрне, шул исәптән яман шешне дә башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итә, – ди баш онколог.

Илгиз Һидиятов та яман шештән саклану өчен иң беренче чиратта вакытында диспансеризация узарга киңәш итә. Баш табиб сүзләреннән аңлашылганча, барлык яман шеш очракларының 55 процентын нәкъ менә шушы профилактик тикшеренү вакытында ачыклап була.

– Яман чир үзен сиздергәнне көтеп ятарга ярамый. 40 процент очракта яман шеш бернинди билгеләрсез генә дә узарга мөмкин. Кан китү, күңел болгану, косу, баш авырту кебек билгеләр еш кына яман шеш инде 3–4 нче стадиягә җиткәндә күзәтелә, – ди табиб.

Яшерен-батырын түгел: яман шешне төрле үләннәр, халык медицинасы ярдәмендә җиңәргә маташучылар да бар. Белгечләрнең бу уңайдан җавабы бер: мәкерле чирне ниндидер үлән төнәтмәсе, сода ярдәмендә җиңеп булмый. Аларга алданып, алтынга тиң вакытны югалтып, чирне аздырырга гына мөмкин.

– Кызганыч, безгә бик нык аяк чала торган күренеш бу. Әгәр халык медицинасы шулкадәр нәтиҗәле булса, үзебез дә шуны кулланыр идек. Онкология диспансерында да савыты-савыты белән үлән төнәтмәсе, үсемлек мае, керосин кебек күпләр «яратып» кулланган чаралар торыр иде. Яман шешне дәвалау өчен дару кайтартасы, кирәкле җиһазларны да табасы булмас иде. Мантыйк бик гади бит. Шуңа күрә халык медицинасына гына ышанырга ярамый, – ди баш онколог.

 

Татарстанда иң еш очрый торган яман шеш очраклары

— юан эчәклек (3,9 проценты),

— тире яман шеше (13,4 процент),

— күкрәк бизе (11,7 процент) яман шеше,

— хатын-кызның җенес органнары (9,2 процент),

— мәни бизе (7,9 процент),

— ашказаны (5,4 процент)

 

Яман шешнең 10 билгесе

1. Кеше үзен бернидән чикләми, диетада да утырмый, әмма көннән-көн ябыга икән – шикләнергә җирлек бар. Кеше ярты ел дәвамында гәүдә авырлыгының 5 процент чамасын югалтса, куркыныч, дип кисәтә, табиблар. Ник дигәндә, яман шеш бик тиз үсә һәм организмдагы бөтен файдалы матдәләрне үзенә ала. Андый чакта кешенең аппетиты да бетә. Мондый хәл күбрәк ашказаны асты бизе, үпкә һәм ашказанында яман шеш булганда күзәтелә.

2. Күпме генә ял итсә дә, арыганлык бетми икән, шулай ук шикләнергә җирлек бар. Белгечләр моны түбәндәгечә аңлата: яман шеш вакытында аппетит югала, кеше күңел төшенкелегенә бирелә, физик активлык кими – шул рәвешле даими арыганлык пәйда була. Мондый халәт яман шешнең барлык төрләре вакытында күзәтелә.

3. Кешенең атналар буе ютәл, тамак карлыгудан интегүе дә дөрес түгел. Йөткергәндә кан төкерү аеруча куркыныч билгеләрнең берсе санала. Ул үпкә яки йоткылык яман шеше турында кисәтә.

4. Яман шеш үскәндә ашказанына илтә торган юл тарая. Шул сәбәпле кеше башта – каты ризыкны, аннары суны, төкерекне дә йота алмый башлый. Бу билгеләр ашказаны, йоткылыктагы яман шеш вакытында күзәтелә.

5. Лимфа төеннәре зураю, аның авыртуы да шикләндерергә тиеш. Муен, касык, култык асты турысында авырту сизелсә, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Болар бар да канда яман шеш булганда күзәтелә.

6. Бернинди сәбәпсез бөтен гәүдә авырту яман шеш, ул гына да түгел, организмга метастаз таралу билгесе булырга мөмкин. Бу яман шешнең нерв төеннәрен кысуы, кан әйләнеше һәм тукымалардагы матдәләр алмашы бозылу аркасында булырга мөмкин.

7. Меланома (тире яман шеше) вакытында тәндәге миңнәрнең зурлыгы, төсе үзгәрергә мөмкин.

8. Ашказаны һәм юан эчәктәге яман шеш вакытында кеше даими рәвештә сару кайнау, эч кату яки, киресенчә, эч китүдән интегә.

9. Бертуктаусыз кече йомыш белән йөрү, бәвелнең төсе үзгәрү мәни бизе яки сидек куыгы яман шешенә бәйле булырга мөмкин.

10. Хатын-кызларның ике күрем циклы арасында кан китсә, аналык яки аналык муентыгында яман шеш булу куркынычы зур. Ир-атларда кече һәм олы йомыш белән чыкканда кан килү исә эчәклектә яки сидек куыгында яман шеш булу турында сөйли.

 

Яман шеш булмасын өчен нәрсә ашарга? 

– Яман шештән саклану өчен көндәлек туклану рационында аксым белән углеводлар артык күп булмаска тиеш. Углеводларның чамадан тыш күп булуы аксымның күплегеннән дә куркынычрак.

– Үсемлек майларына (чикләвек, авокадо, зәйтүн мае) өстенлек бирү хәерле. Алар яман шештән генә түгел, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан да саклый.

– Клетчаткалы ризыкларны (кәбестә, редис һ.б.) да күбрәк ашарга киңәш ителә.

– Шикәр яман шеш китереп чыгара, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Яман шеш күзәнәкләре, дөрестән дә, глюкозаны гадәти күзәнәкләргә караганда күбрәк сеңдерә. Әмма шикәр булмаса, ул организмдагы аксым белән майларны таркатып булса да үзенә кирәкле глюкозаны алачак.

– Гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Ник дигәндә, яман шешнең 13 төре нәкъ менә симерү аркасында пәйда булырга мөмкин. Бу фәнни яктан күптән расланган.

 

ӨМЕТ

Мәкерле чиргә каршы көрәштә яман шештән вакцинага да өмет баглыйлар. Күптән түгел аны беренче тапкыр авыру кешедә сынап карадылар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни-медицина тикшеренү үзәгендә кандагы яман шештән интеккән 59 яшьлек хатын-кызга яман шештән вакцина ясалды. Үзәк белгечләре белдерүенчә, сынауда катнашкан ханымның яман шеш белән авыруына бер елдан артып киткән. Соңгы арада бернинди дәвалау алымнарының да файдасы тими башлаган. Шуңа ул яңа вакцинаны беренчеләрдән булып үзендә сынап карарга теләк белдергән. Хәзерге вакытта авыруның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Вакцинаның тискәре йогынтысы булмаган. Ел азагына кадәр яман шештән вакцинаны тагын алтмышлап кешедә сынап карамакчылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү