Нәрсә боза? Уразага бәйле 12 сорауга ҖАВАП

Рамазан ае Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Раббыбыз ризалыгын, әҗерсавапларын алырга, җәннәткә якынаерга бер форсат. Быел мөселманнар 1 марттан уразага керәчәк, 29 көн буе ураза тотачак. 30 мартта исә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Кемнәр ураза тотарга тиеш? Бу гамәл дөрес булсын өчен аны ничек үтәргә? Ураза тотмаган килеш, ифтар мәҗлесләрендә катнашырга ярыймы? Уразаны нинди эшләр боза?

Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга «Рәхмәтулла» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде.

Ураза тоту кемгә мәҗбүри, ә кемнәр аннан азат?

Ураза тоту мүкәлләф кешегә (ягъни мөселман, балигъ, үз акылындагы булган, сәламәт) мәҗбүри. «Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми», – диелә Коръәндә. Авырган кешегә, мосафир булганнарга ураза мәҗбүри гамәл түгел. Сырхаудан терелгәч, сәфәрдән кайткач, уразаны дәвам иттерәләр. Йөкле хатыннар да, бала имезүче хатыннар да ураза тотмаска мөмкин. Хәлсез әби-бабайларга да ураза фарыз түгел.

Ач торуга кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?

– Уразага кергәндә ният кирәк. Ният булмаса, ураза дөрес булмый. Ябыгыр өчен, туклануын үзгәртү өчен, яшәрү өчен генә тотылган ураза дөрес ураза түгел. Рамазан аенда без телләрне гайбәттән, яман сүздән, ызгыш-талаштан сакларга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем сине бәхәскә чакыра икән, мин уразада, дип әйт», – ди. Ягъни бәхәсләшеп, ызгышып йөрсәң, уразаңа кимчелек килә.

Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

– Сәхәрсез ураза тотып була, билгеле. Әмма моны мәкрүһ гамәл (хәерле түгел) дип аңларга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Башка халыклар белән безнең ураза арасында сәхәр», – диде. Ягъни сәхәр вакытында туклану безне аерып тора. Аллаһы Тәгалә сәхәр вакытында ашаучыларның дәрәҗәсен дә күтәрә.

Кешедән: «Ураза тотасыңмы?» дип сорарга ярыймы?

– Мөселман илләрендә гадәттә болай сорашу кабул ителмәгән. Безнең халык кына инде, бергә җыелган чакта, бөтен кешедән шул хакта сорашып чыгарга мөмкин. Кемдер авырып китәргә мөмкин, кемнеңдер ураза тотарга ярамаган көне булырга мөмкин… Боларны тикшерү күркәм күренеш түгел. Аллаһы Тәгалә яшергән серне белергә тырышудан файда юк.

Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?

– Балигълык билгеләре күренә башлагач та ураза тоту – фарыз. Кыз балаларга – 9, ир балалар 12 яшьтән булырга мөмкин. Балигълык билгеләре күренмәсә, безнең мәзһәб белән 15 яшьтән барлык балалар да ураза тотарга тиешле.

Үзен саулыгы ягыннан бик үк яхшы хис итмәгән кеше белә торып ураза тотса, аңа гөнаһ буламы?

– Әйе. Авыруың көчәячәген белә торып, ураза тоту хәерле гамәл түгел. Ураза тотканда хәлсезләнәсең икән, бу – ярамаган эш. Бу очракта фидия бирү күпкә хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә адәм баласының көчәнә-көчәнә, егыла-егыла, урын өстендә ятып ураза тотуын теләми.

Уразада үбешергә ярыймы?

– Ураза вакытында ир хатынын үбә ала. Әмма бу үбү белән үбешү арасында аерма бар.

Ураза ниятен татар телендә әйтергә ярыймы?

– Калеб белән ниятләргә кирәк. Тел белән татарча әйтсәк тә ярый.

Рамазан ае башлангач, аның башында өч көн, уртасында өч көн һәм ахырда өч көн тотсаң, тулы бер ай ураза тоткан кебек була, диләр. Бу дөресме?

– Рамазан аенда кылган игелекләр белән гөнаһлар яндырыла, дибез. Рамазан уразасы – 1 ай. Алда өч көн, уртада өч, азакта өч дип кенә котылып булмый. Безнең халык җиңелгә күнеккән. Бик тиз генә булсын. Хаҗ кылмыйча, зәкят түләмичә, ураза тотмыйча, намаз укымыйча гына җәннәткә керәсе килә. Гомер буе бозыклык кыл, зинада бул, аракы эч тә, бер-ике дога укып кына, оҗмахка ирешермен, дип уйлаучылар күп, кызганыч.

Уразаны без башыннан азагына кадәр тотарга тиеш. Авыр гамәл түгел ул. Адәм баласы рамазан аенда сабырлыкка өйрәнә, ачларның хәлен аңлый. Чын адәм булып яшәү өчен, адәми сыйфатларны саклау өчен ураза тоту – искиткеч гамәл ул.

Ураза аенда социаль челтәрләрдә ифтар ашаганда төшкән фотоларын куялар, үзләренең уразалы булулары турында язалар. Болай эшләү рөхсәтме?

– Нинди ният белән куясың бит. Рия белән, кеше күрсен өчен булса, савабы булмаска да мөмкин. Кемдер гыйбрәт, үрнәк өчен, дәгъват өчен урнаштырса, зыяны булмас. Гади фото куюдан битәр, рамазан фазыйләтләрен аңлаткан хәдисләр, аерым шәригать хөкемнәрен куегыз, дип киңәш бирер идем.

Ураза тотмаган килеш ифтар мәҗлесләренә килеп утырырга ярыймы?

– Ифтар мәҗлесен әзерләгән кеше, гадәттә, ураза тотучыларны чакыра инде. Уразасыз йөрү килешмәс. Әмма атап чакырулы булсаң, ураза тотучыларга кызыгып, гыйбрәт алып, алар сафына кушылса, хәерле булыр.

Ураза тоткан көн тизрәк узсын өчен, телевизор карау, музыка тыңлау, йоклау, интернетта утыру рөхсәт ителәме?

– Музыка тыңлау башка айларда да хәрам санала. Яхшы мәгълүмат туплый, аятьләр укый, догалар ятлый икән, интернет аша гыйлем ала яисә башкаларга гыйлем бирә икән, бу – хәерле гамәл. Рамазан аенда игътибарны Коръәнгә бирергә кирәк. Рамазан – Коръән ае ул.

Сәхәрдә укыла

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан алып, кояш батканчыга кадәр рамазан уразасын тотарга ният кылдым».

Ифтардан соң (авыз ачкач) укыла

«Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт булып санала:

– таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;

– ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;

– кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;

– кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.

  Ураза вакытында көндезен түбәндәгеләрне эшләү мәкруһ (хәерле түгел) санала:

– файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү;

– мунчада озак юыну;

– суга чумып коену;

– ризык һәм сагыз чәйнәү;

– берәр азыкка телне тидереп татып карау;

– авыздан үбү;

– ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

– нинди булса да бер гөнаһлы гамәл кылу;

– авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

    Ураза тотучы кешегә түбәндәгеләрне башкару дөрес санала:

– сатып алыначак малны татып карау;

– балага ризык чәйнәп бирү;

– күзгә сөрмә тарту;

– мыек, иренне майлау;

– тешләрне пакьләү;

– кан алдыру;

– сөлек салдыру;

– комган белән госел коену;

– мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу;

– сабын белән юыну.

Уразаны боза

– борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

– бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;

– якынлык кылу.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү